ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
23 апрель 2025, 11:15

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!

Район аграрийлары кызу талеплар белән язгы басу эшләрен киңрәк җәелдерә бара. Моңа кадәр туфракта дым саклау, күпъеллык үлән һәм уҗым чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыру, туфракны сабанашлык культуралар чәчүгә әзерләү белән мәшгуль булсалар, шушы көннәрдә инде язгы культуралар чәчүгә керештеләр.

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!

 

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы уңганнары да төбәктә беренчеләр исәбенә язгы чәчүне башлап җибәрде. Хуҗалыкның Каран бригадасының калку урында урнашкан 134 гектар басуында  “Харис” сортлы арпа  чәчә башладылар. Әлеге уңайдан урындагы мәдәният хезмәткәрләре оештырган бәйрәм чарасында муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин,  баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин,” Герой” авыл  хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы  Ваһапов, хуҗалыкның баш белгечләре  – баш аграном Финат Филүс улы Гыйльманов, баш инженер Алмаз Фәнис улы Гәрәев, авыл имам-хатибы Флүр хәзрәт Якупов, киңкүләм мәгълумат чаралары вәкилләре катнашты.

Тантаналы митинг матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Аның  соңында “ДжонДир” чәчкеч агрегаты тәүге гектарларга бөртекләр чәчәргә керешкәнче борынгы йола буенча буразнага изге теләкләр белән йомыркалар тәгәрәтелде. Имам Флүр хәзрәтнең изге фатиха догасы һәм идарә рәисенең ихлас теләкләре астында агрегат тәүге гектарларга орлык күмдерә башлады. Алар көзен мул ашлык агымы булып келәтләргә кайтсын, табигать  шартлары уңай торсын, дигән теләкләрдә калабыз. ( Бу хакта “Игенче” гәзитенең килгән санында тулырак укырсыз).

Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Бәрәкәтле туфракка төшсеннәр!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас