

Бүген район җитәкчесе Реканс Ямалеев "Заря" һәм "Алга" авыл хуҗалыклары кооперативлары басуларында чәчү эшләренең барышы белән танышты, җитәкчеләр, механизаторлар белән аралашты. Бүгенге көнгә районда 17 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән - бу планнан 30% тәшкил итә, басуларда 50гә якын чәчү агрегаты эшли. Бөртекле һәм кузаклы культуралар актив темплар белән чәчелә, шулай ук техник культуралар чәчүне дә башлап җибәргәннәр. Реканс Фәнил улы эш сәфәрендә, шулай ук, жаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш АгроПродукт" җәмгыятендә булды, анда ул 500 башка исәпләнгән сөтчелек-товарлы фермасы төзелешенең барышы белән танышты. Игенчеләребезгә уңышлар, кояшлы һава торышы телик, аларның тынгысыз хезмәтләре быел мул уңыш белән бүләкләнсен.