ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2025, 07:31

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

Басу хезмәтчәннәренә халык аерым ихтирам белән карый. Хезмәт кешеләре һәрвакытта да хөрмәткә лаек булдылар һәм шулай булып калачак та. Чәчү һәм урып-җыю вакытлары – авыл халкына хас зур билгеләнешкә ия вакыйга.

Басу батырларына җырлы-моңлы сәламБасу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

Район мәдәният йорты хезмәткәрләреннән торган “Чаткылар” агитбригадасы һәр ел яз һәм җәй-көз мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләре барышында механизаторларның кәефләрен күтәрер өчен басу-кырларга чыга. Быел беренче десант җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте басу-кырларына «төште».
Үрнәк авылы янында басуда эшләгән механизаторлар төшке ашка туктап алды. Басу читендә аларны кыр кухнясы гына түгел, ә “Чаткылар” агитбригадасы дә көтеп торуын күреп алар бик сөенделәр.
Район кырларында чәчү эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басуларга яхшылап әзерләнгән туфракка салу өчен механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итүдә лаеклы өлешләрен кертәләр.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре бу җаваплы компаниядән беркайчан да читтә калмый. Алар быел да чәчү кампаниясендә җиң сызганып эшләүче авыл хуҗалыгы уңганнарына рухи азык бүләк итте. Игенчеләребезгә мәдхия җырлап матур, эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Алар механизаторларга чәчүне оптималь вакытларда тәмамлауларын, һава торышы уңай булсын, дип теләде.
Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларында да булды.
– Без басу батырларының күңелләрен күрер өчен ел саен басуларга концерт программасы белән чыгабыз, чөнки аларда безнең якыннарыбыз да хезмәт сала. Игенчеләргә дан, безнең җырларыбыз аларны алга таба тагын да яхшырак, тырышыбрак эшләргә рухландырсын иде! – дип фикерен уртаклашты “Чаткылар” агитбригадасы җитәкчесе Гөлназ Сәлимова.

Киң кырлар өстендә гармун моңнары озатуында уңган хезмәтчәннәргә, тырыш хезмәткә багышланган җырлар яңгырады, басу түрен сәхнә итеп дәртле биюләр куелды. Альберт Арысланов, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Идрис Хәмидуллин, Ревинер Гобәев басу тургайларына кушылып, моңлы җырлар бүләк итте. “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солисткасы Гөлшат Галләмова бию, гармунда Руден Бәдретдинов халык көйләренә тезмә башкарды.
Әйе, язгы чәчү чорында һәркем үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырыша. Чөнки ел әйләнәсе өстәлләребездән ипи өзелмәсен өчен язын аеруча тырышырга кирәк шул. Артистлар механизаторларга чәчү кампаниясен оптималь вакытларда тәмамларга, һава торышы уңай булсын, дип теләде.
Һәр тарафта техника гөрелтәве яңгыравы, кызу эш барышына караганда, механизаторларыбыз быел да чәчүгә ныклы әзерлек белән кергән. Басу батырлары кыска ялларын бизәүче агитбригада чыгышларын бик җылы кабул итәләр. Алдагы көннәрдә дә эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас