

Безнең төркем хуҗалык игенчеләрен Тозлыкуш бригадасының 130 гектарлы көнбагыш басуында эшләрне тәмамлап килгәндә тап итте. Баш агроном Фәнил Радик улы Маннанов биредәге ир-егетләрнең һәммәсен дә үз эшенең чын осталары, дип бәһалады. Чынлап та, чәчкечләрне хезмәтләндерүче механизаторлар Фәнзил Мусин, Илшат Сафиуллин, Рәфис Нурисламов, кәтүкләү агрегатында Рәмзил Дәүләтов, культивацияләүдә Расих Нуриев белән Азамат Хафизов “орлык ташып торуда “КамАз” водителе Рөстәм Казыйхановның эш тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә. Аграр колледжның 3нче курс студенты Вадим Кәримовка алар үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен күчерергә омтыла. Хезмәт ветераны Тимергали Шәрәфетдинов та кызу мәлдә читтә кала алмаган – ул басу батырларын тәмле ашлар алып килеп сыйлап, эшкә рухландыра. Тулырак мәгълүмат – “Игенче” алдагы санында.