

Бу уңайдан төзелгән махсус комиссия составында аның рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов һәм әгъзалары – авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин, баш белгеч консультант Гүзәл Сәгыйть кызы Әхмәтова, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Рөстәм Илдар улы Сәитов, “Россельхозцентр” оешмасының баш белгеч-консультанты Луиза Хәмзә кызы Муллаянова, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәгенең баш икътисадчы-консультанты Айгөл Барис кызы Хәсәнова һәм баш белгеч-консультанты Альвина Альберт кызы Әхмәтдинова, урыннардагы хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләр белән бергәләп матур итеп күтәрелеп килүче үсентеләрне карап-бәһалап чыктык. Махсус төзелгән төркем әгъзалары тәүгеләрдән булып “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы басуларында булдык. Чәчү эшләренең сыйфатыда, үсентеләр торышы да, рәтараларын эшкәртү сыйфаты да, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә, үсемлек чирләренә каршы эшкәртүдә бары югары тәэссоратлар гына калдырды. Артабан җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Байбулат”, “Юлдаш”, “Чакмагышагропродукт” җәмгыятьләре, “Заря”, “Алга”, “Победа”, Ленин исемендәге кооператив-колхозлар басуларында да искәрмәләр табылмады. Шулай ук крәстиян-фермер хуҗалыклары чәчүлекләрендәге үсентеләр торышы, туфракны эшкәртү, утау, гербицидлар белән эшкәртү дә тик уңай тәэссоратлар гына калдырды. Иң зур мәшәкатьләр алда әле – хәзер шушы чәчүлекләребезне карап-тәрбияләп тотарга, вакытында тиешле агротехник чараларны тулысынча үтәргә тиешбез. Безнең район унган нарының әлеге бурычны да, һичшиксез, өлгеле башкара чакларына шик юк. Быел да мул уңыш алынача гына төпле нигез салынды, дигән сүз. Хәзер инде мәшһүр Тукае быз әйтмешли: “... Җил дә урынлы иссен, яңгырлар да вакытында явып торсын”, – дип телибез. Шул чагында көткән барлык өметләребез дә акланыр.