

“Русия агрохимик хезмәте” учреждениесенең районыбыздагы филиалы баш агрохимигы Ира Халит кызы Садыйкова белдерүенчә, бу эш биш елга бер тапкыр башкарыла. Туфракны агрохимик тикшерү туфракның агрохимик үзлекләре турында мәгълүмат алу, аларны бәяләү һәм уңдырышлылык динамикасын тикшереп тору максатында үткәрелә. Туфракны басуда агрохимик тикшергәндә алынган белешмәләр известьлауга, органик ашламалар кертүгә, сидератлар куллануга смета-проект документациясен, хуҗалыкта минераль һәм органик ашламалар куллану планнарын эшләгәндә файдаланыла.
Сөренте туфракны агрохимик тикшерү нәтиҗәләре авыл хуҗалыгы культураларының мөмкин булган уңышын һәм аларны басуларга рациональ урнаштыруны исәпләргә, культураларның ашламаларга ихтыяҗын билгеләргә мөмкинлек бирә һәм туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм тергезү, хуҗалыкта ашламалар системасын төзү программаларын эшләгәндә фәнни нигез булып хезмәт итә.
Авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңышны аларны минераль туклану һәм тормышның башка төп факторлары белән оптималь тәэмин иткән очракта гына алырга мөмкин. Туфракның нәтиҗәле уңдырышлылыгын бәяләү, туфракның уңдырышлылыгы күрсәткечләренең үзгәрү динамикасын билгеләү, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә белешмәләр банкын төзү өчен туфракка даими рәвештә агрохимик тикшерү үткәрү мөһим дә инде.