+22 °С
Яңгыр


Машина белән сыер саву операторларының һәм малларны ясалма орлыкландыру технологлары район күләм бәйгедә көч сынады.
Һәр елны уздырыла торган бу чара «Ленин» исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы базасында оештырылды. Чара барышында җыр-моң ярышка бәйрәм рухы өстәде. Шулай итеп әлеге конкурс авыл хезмәтчәннәре өчен бәйге генә булып калмады, чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.