ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Авыл хуҗалыгы
16 Июля 2025, 07:05

Азык муллыгы – уңыш нигезе

“Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә мал азыгын хәзерләү тулы куәт белән дәвам итә.

Азык муллыгы – уңыш нигезеАзык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе

 Иске Бәшир авылы янәшәсендәге басуда “Мак Дон” чапкычларында Самат Әхмәдуллин белән Рәфил Бикбулатов берьеллык үлән катнашмасын тезмәләргә сала, “Полесье” комбайнында Радамил Хәбиров яшел массаны туратып, минераль өстәмәләр белән баетып, базлау урынына төяп озата. Үзенә беркетелгән “КамАЗ” автомашинасында тәҗрибәле водитель Салават Ямаев, “ДжонДир” тракторында яшь механизатор Салават Әхмәдуллин һәм башка уңганнар кемузардан ярышып, басу белән базлау урыны арасында көненә дистәләгән рейслар ясый. Иске Бәшир товарлыклы-сөтчелек фермасы янында яхшы сыйфатлы мал азыгы “РСМ” һәм “Джон Дир” тракторларында Рәфыйк Сәлимов белән Эдуард Гыйззәтуллин тыгызлап өеп баралар.
Бүлекчә управляющие Салават Әхнәф улы Кәримов булдыклы ир-атларның һәркайсын үз эшләренең чын остасы, дип билгеләде һәм куелган бурычны үз вакытында югары сыйфатлы башкарып чыгачакларына ныклы ышаныч белдерде.

Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Азык муллыгы – уңыш нигезе
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас