ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
16 июль 2025, 07:30

“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык

Һәр көннең, сәгатьнең кадерен белеп эшләргә тырышабыз

“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык
“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык


Җәй – йорт һәм бакча тирәсендә генә түгел, ә хуҗалыкларда, аграр предприятиеләрдә дә эшнең иң кызган чоры.
Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары мал-туарларга яшел азык әзерлиләр.
Шөкер, яңгырлар булды, басуларда азык үскән. Хәзер менә малларга азык әзерләүнең иң кызу чоры. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, малларга азык әзерләүнең вакытын озакка сузмыйча – үләннәр сусыл һәм витаминлы булганда әзерләп калырга кирәк.
Азык әзерләү буенча районда лидерлар рәтендә – җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат", "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятьләре предприятиесе, "Герой", Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары.
Басулар техника тавышыннан гөр килеп тора: чабып тезмәләргә салынган яшел массаларны көчле чит ил чапкычлары берничә минут эчендә “КамАЗ”ларга, башка техника кузовларына төйи, машиналар чиратлап сенаж базларына юл ала.
Терлекләрнең уңышлы кышлавы һәм савым сыерларының җитештерүчәнлеге турыдан-туры мал азыгының күләме һәм сыйфатына бәйле.
Бүгенгә көндә азык әзерләү буенча билгеләнелгәнплан 25% ка үтәлгән. Сенаж траншеяларына 46 мең тонна яшел масса тыгызлап салынган, 1,9 мең тоннадан артык печән әзерләнгән.
Басуда тырышып эшләүче механизаторларның кәефе яхшы. “Быел үләннәр яхшы булып үсте, һәр көннең, сәгатьнең кадерен белеп эшләргә тырышабыз, малларны кышлату өчен азык җитәрлек булыр”, – ди алар .

“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык
“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык
“Сыерның сөте – телендә”, – ди халык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас