

22 июль көнне урып-җыю кампаниясе алдыннан традицион рәвештә район хуҗалыклары җитәкчеләре басуларга урак эшләренә әзерлек буенча рейд ясады. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар «Заря», «Юлдаш», «Базы», «Байбулат», Ленин исемендәге, «Герой», «Победа» хуҗалыкларында, “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсе басуларында булдылар. Алар басу-кырларда буөртекле һәм кузаклы культуралар торышына, яңа сортларның сыйфатына, көтелгән уңышка аерым игътибар бирделәр.
Иң тәүдә авыл хуҗалыгы белгечләре “Заря” авыл хуҗалыгы җитешерү кооперативының ындыр табагында җыелды.
Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан һәр елны комбайннарның әзерлеген карау матур традиция буларак дәвам итә. Карау барышында комбайннарның төзеклеге, яктырту, тормоз системалары күздән кичерелә. Быел район җитәкчелеге тарафыннан комбайннарны карау белән бергә комбайнчыларның да белемнәрен тикшерү максат итеп куелды.
Дәүләт техник күзәтчелек комитетының сектор мөдире – баш инженер-инспектор Финат Вәсим улы Сәетов хуҗалыкларда комбайннарның урып-җыюга әзерлеген карады, комбайнчыларның теоретик белемнәрен тикшерде.
Басулар мул уңыш вәгъдә итә. Шулай булгач, комбайннарга йөкләнеш күп булачагы билгеле. Бу механизаторларның ничек эшләүләреннән, аларның белемнәреннән торачак. “Төзек комбайннар белән урып-җыюны үзвакытында башкарып чыгарга язсын”, –диде ул.
Артабан “Заря” хуҗалыгының басуларына юл тоттык.
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов кул астында басуларда эшләр көйле бара. Чөнки һәр эшкә алдан җитди әзерләнәләр, техниканы сыйфатлы итеп ремонтлыйлар. Һәркем үзенә ышанып тапшырылган техниканы сакчыл файдаланырга, югары җитештерүчәнлелеккә ирешергә омтыла.
“Җитештерелүче продуктларның сыйфатына карата кагыйдәләр, таләпләр үзгәрә, шуңа күрә, белгечләр белән очрашып, алардан тәҗрибә алып, заман белән бергә атларга тырышабыз, ”– ди Ранис Рәмзил улы.
Соңгы көннәрдәге эссе һава торышы ашлык өлгерүне тизләтә. Уракка беренчеләрдән булып “Юлдаш” җәмгыяте һәм “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсе хуҗалык¬лары төшкән. Тиздән исә барлык хуҗалык¬ларда да урып-җыю эшләре киң колач белән барачак.
“Уңыш быел игенче күңелен канәгатьләндерерлек”, – диде җитәкчеләр алтын башаклы басуларны күреп.
“Базы”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә дә да бөртекле-кузаклы культуралар быел мул үскән.
Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте игенчеләре дә елның-елында мул уңыш үстерә. Урып-җыю чорына техниканы алдан хәстәрли.
“Күмәк тырышлык белән игеннәрне үстердек. Әмма басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык. Басу эшчәннәре өчен үтә мәшәкатьле, әмма куанычлы көннәр башланды. Бөртеклеләрне үзвакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен бүген һәркем тырышлык салып эшли, – диде Вадим Васильевич Соколов. Бөртекле һәм кузаклы культураларны уңышын 50 мең гектарда җыеп алу көтелә. Борчак – 300, чөгендер – 1680, кукуруз – 2400 га мәйданнарда чәчелгән. Көзгә 11 мең гектар мәйданда бодай чәчергә әзерләнәбез”.
“Һава торышы яхшы, игеннәр өлгерә һәм аларны үз вакытында җыеп алырга тырышабыз, – ди “Байбулат” җәмгыятенең баш агрономы Илнур Шәйхелисламов. – Һәр игенче уракка яхшы әзерлек белән килде. Басуларны күмәкләп карап чыкканда быел яхшы уңыш көтеләчәгенә инандык. Хәзер бөтен көчне туплап, үстерелгәнне бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга кирәк. Бер үк вакытта мал азыгы хәзерләү дә бара, аны да бөтен технологияләрне төгәл үтәп башкарып, мал кышлату чорына кимендә ел ярымлык яхшы сыйфатлы азык запасы туплау бурычы куелды. Күреп торасыз, моның өчен быел барлык мөмкинлекләр дә бар, вакытны кулдан ычкындырмау гына таләп ителә”.
Әйе, районыбызда һәр тарафта кызу эш кайнавын күзәтүе күңелле. Басу батырларынында да зур хезмәт күтәренкелеге күрелеп тора.
«Герой» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын моннан берничә дистә еллар элек үк инде терлекчелек тармагы буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбе – дип йөртә идек. Чөнки малчылык продукциясе җитештерү буенча бу хуҗалык республика күләмендә алдынгылыкны тотты. Ит һәм сөтне күп җитештерү белән беррәттән, яхшы токымлы маллар санын арттыруга да игътибар зур булды һәм бу бүген дә шулай булып кала. Моңа, әлбәттә, алдагысын хәстәрләп, алдынгы ысулларны өйрәнеп, хезмәтнең планлы оештырылуы, һәр тармакны заманның иң камил, югары җитештерүчәнлеккә киң юл ачучы корылма-җиһазлар белән коралландырылуы нәтиҗәсендә ирешелде. Ә терлекчелекнең алга китүе беренче чиратта басучылык тармагындагы эшчәнлеккә – тиешле күләмдә мал азыгы хәзерләүгә бәйле. Механизаторларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә игенчелектән көтелгәннән артык уңыш алына, көр терлекләр ит-сөтне мул бирә. Басудагыларның һәр минутны файдаланып калырга тырышуларын, нәтиҗәлелеккә ирешүләрен күреп сокландык без. “Гомумән, бөртеклеләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыеп сугып алу өчен тырышабыз”, – дип башкарылганнар турында әйтеп китте хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы механизаторлары да урып-җыю кампаниясенә зур хезмәт күтәренкелеге белән әзерләнгәннәр. “Технологияләр төгәл үтәлеп, чәчүнең оптималь вакытта башкарылуның, үсентеләрне тиешенчә тәрбияләү үткәрүнең куанычлы нәтиҗәләре әнә шундый,” – диде хуҗалык җитәкчесе Фәнил Фәрит улы Гәрәев, мул уңышлы басуларга күрсәтеп.
Әлеге семинарның йомгаклау өлеше “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы басуларында узды.
Игенче һөнәреннән дә игелеклерәк һөнәр юктыр ул. Ил халкы тук булсын өчен маңгай тире белән сугара ул җирне. Язын сөреп-чәчеп җиргә гүя кара бәрхәт җәя, чәчкәне тигез шытым биреп, яшеллек каплап алгач, мул уңышка өметләнә. Башаклар тулышып алтын төскә кергәч, гәрәбәдәй бөртекләрне урып-сугып келәтләргә тутыргач кына тынычлана җир кешесенең күңеле, хезмәте бушка китмәгәнгә сөенеп туялмый.
Басудан кайтыр якка кузгалганда тагын бер тапкыр тигез рәт булып тезелгән тезмәләрдән иген суктыручы һәм басу белән ындыр табагы арасын иңләүче машиналарга сокланып карап тордык. Буралар тулы, тормышыбыз имин булсын берүк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк икътисадының нигезе булган агросәнәгать комплексына зур игътибар бирә. Эш урыннары һәм азык-төлек иминлеге тәэмин итеп, авыл хуҗалыгы төп рольне уйный. Фермерларга барлык районнарда кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары бар. Регион, нәтиҗәлелеген һәм конкурентлык сәләтен арттыру өчен, үз агросәнәгать комплексын эзлекле рәвештә модернизацияли. Республика җитәкчелеге агросәнәгать җитештерүенә һәм фермерлыкка ярдәмнең авылны модернизацияләү, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм мәдәни традицияләрне саклау өчен мөһим булуын аңлый. Яңа предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә авыл җирендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары арта.
Саннарга күз салсак, 2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының тулай продукциясен җитештерү күләме 252 млрд сум тәшкил иткән, бу – Русиядә 9 нчы урын. 2024 елда аграр секторга турыдан-туры ярдәм күрсәтү өчен республикага 9 млрд сумнан артык федераль акча җибәрелгән. Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә турыдан-туры ярдәм итүгә ике дәрәҗәдәге бюджетлардан да 4,2 млрд сум акча җибәрелде, шуның 2,3 млрд сумы – республика бюджеты акчалары.
2024 ел йомгаклары буенча Башкортостан Республикасы буенча үсемлекчелек продукциясе индексы 103,7% тәшкил иткән. Узган авыл хуҗалыгы сезонында игенчеләр 3 млн тоннадан артык ашлык җыйганнар. Шул ук вакытта майлы культуралар җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешелгән – якынча 735 мең тонна, бу узган елга караганда 39% ка күбрәк. Шулай ук рекордлы күләмдә шикәр чөгендере җыеп алынды – 2,5 млн тоннага якын. Үсемлекчелекне үстерүдә минераль ашламалар куллануны арттыру мөһим факторлар булып тора. 2024 елда минераль ашламалар туплау 6% ка артты һәм республика буенча уртача 1 га чәчүлек мәйданына 29,5 кг гамәлдәге матдә кертелгән. Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү буенча эшне дәвам иттеләр. Узган елда авыл хуҗалыгы әйләнешенә 36 мең гектардан артык файдаланылмый торган чәчүлек җирләре кертелгән. Шулардан 9 мең гектардан артыгы «җир»федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында файдалануга тапшырылган.