ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
4 август 2025, 06:50

Уракның иң кызган чагы

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән танышты Август – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен иң кызу вакыт.

Уракның иң кызган чагыУракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы

Алар, бер генә яхшы көнне дә калдырмыйча, басулардан уңышны тиәрәк җыеп алырга тырыша. Иртәдән караңгы төшкәнгә кадәр анда комбайннар гөрелтесе тынмый. Ындыр табакларында да эшләрнең кызган чагы: бер үк вакытта бөртекләрне чистартып, киләсе ел уңышы өчен орлык салу да дәвам итә. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов белән берлектә “Заря”, “Байбулат”, “Герой”, Ленин исемендәге хуҗалыкларда булып, урып-җыю эшләре барышы белән танышып кайтты, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, механизаторлар белән аралашты. Комбайн штурваллары артында – тәҗрибәле игенчеләр, механизаторлар. Алар аяз, матур көннәрнең һәр сәгатен, минутын нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Басуларда техника гөрелтесе төн уртасына кадәр тынмый. Район буенча 3 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган. 14 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Уңыш күрсәткечләре сөендерә – һәр гектардан уртача 52шәр центнер тәшкил итә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев урак батырларына тырышлыклары өчен рәхмәт белдереп, хезмәтләреннән канәгать булуын җиткерде. Кояшлы һава торышы һәм урып-җыюның тизрәк тәмамлануын теләде. Басу эшчәннәренең кәефләре күтәренке. Ә ул уңыш өчен мөһим факторларның берсе. – Безнең өчен барлык шартлар да тудырылган, тырышып эшлә генә. Яхшы тукландыралар. Көннәр коры торганда мөмкин кадәр күбрәк эшләргә кирәк. Һава торышы гына яхшы булсын, игеннең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алачакбыз, – диләр уңган игенчеләр. Әйе, чакмагыш игенчеләре бер эшне дә читкә куймыйлар, барысы да оешкан төстән бара, һәркем үз эше белән мәшгуль. Район басуларында бер-бер артлы дәү-дәү кыр кораблары, суктыру комбайннары мәйданнарда урып-җыю эшләрен башкара. Аяз көннәрне оптималь файдаланып, урып-җыю эшләрен кызу тотарга тырышалар биредә.

Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Уракның иң кызган чагы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас