

Безнең эшче төркем басу эшчәннәрен Тозлыкуш һәм Кәшәк авыллары арасындагы 60 гектар мәйданны биләгән арыш басуында “Чулпан-8” сортлы әлеге культураны тезмәләрдән суктырып алу мәлендә тап итте. Биредә чын-чынлап кызу урак өсте иде.
Барлык узел-агрегатлары яхшылап карап-көйләп куелганлыктан, хуҗалыкның “GS10-Полесье” маркалы бөртексуккыч комбайннары өзеклекләргә юл куймыйча эшли. Аларның штурвалы артында зур тәҗрибәгә ия, булдыклы механизаторлар Эльвир Шәйхаттаров белән Данил Сәхәбин. Егетләрнең кәефләре күтәренке, дәртләнеп эшлиләр. Эльвир бу көнгә үз бункерыннан ындыр табакларына 1600 центнер ашлык озатырга өлгерсә, бераз соңгарак басуга чыккан Данилның күрсәткечләре дә әллә ни калышмый – ул 1050 центнердан артык иген суктырып алырга өлгергән иде инде.
Уракта һәр минут кадерле бит. Эшләрне тизләтү максаты белән читтән дә өч комбайн җәлеп иткәннәр. Владимир Латыйпов, Олег һәм Альфред Шәмсетдиновлар, яшь механизатор Артем Моратов үзләре идарә иткән “Нью-Холланд” маркалы басу кораблары белән гомум эшкә саллы гына өлеш кертәләр.
Басу белән ындыр табагы арасын елдам үтеп, хуҗалыкның уңган водительләре Рим Сәлимов үзенә беркетелгән “ГАЗ” үзбушаткычында бу көнгә 1900, Илсур Гадиев шундый ук машинада 1700әр центнер ашлык ташып өлгергәннәр. Соңрак җәлеп ителсә дә, “КамАЗ” автомашинасында Раил Сәлимов та 1600 центнер ашлык кайтарган инде.
–Егетләргә сүз юк, тырышып эшлиләр, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннапов. – Күреп торасыз, бер генә минутны да ычкындырмаска тырыша алар.
Басуда янгын сүндерү машинасында Ришат Зарипов кизүдә тора.
Ул арада игенчеләргә төшке аш килеп җитте. Руль артында – хезмәт ветераны Илшат Йосыпов. Хаклы ялда булса да, биредә өлкәннәр дә хәлиткеч мәлләрдә өйдә түзеп утыра алмый: тәҗрибәле водитель Тимергали Шәрәфетдиновның саулыгы какшап эштән туктавына эстафетаны күп еллар хуҗалыкта белгеч булып эшләп хаклы ялга чыккан Илшат Йосыпов кабул иткән. Ә туклыклы һәм тәмле ашларны берничә ел инде Альбина Мохтарова бөтен күңелен салып әзерли.
Төшке аш мәленнән файдаланып, басу уңганнарын күмәк фоторәсемгә төшереп алдык. Тамак ялгап алганнан соң һәркайсы үз урыннарын алып, урак дәвам итте. Бункерлары тулган комбайннардан ашлыкны бушатып алып, автомашиналар Тозлыкуштагы иген саклагычка ашыкты, комбайннар исә кемузардан ил келәтләре муллыгын тәэмин итүен дәвам итте.
–Уңыш әлегә һәр гектардан уртача 30ар центнер тәшкил итә. Башка культураларыбыз тагын да югарырак төшем вәгъдә итә. Югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк, – диде Фәнил Радик улы без саубуллашып кайтыр юлга кузгалыр алдыннан.
Гәзитебез дөнья күргәндә күрсәткечләр шактый арта төште инде. Уракның тәүге көннәрендә үк алынган кызу темп сүрелмәсен, эшләре уң булсын, дип телибез.