ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
5 август 2025, 06:50

Җиңүле адымнарны дәвам итеп

Исеме җисеменә туры келеп, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы игенчеләре дә дәррәү уракка төштеләр. Санаулы көннәр эчендә биредә 204 гектарда чәчелгән уҗым бодаен суктырып алырга өлгерделәр дә инде.

Җиңүле адымнарны дәвам итепҖиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп

 

Безнең эшче төркем хуҗалыкның күрше Дүртөйле районы Кирәмәт авылы биләмәләренә чиктәш басуда кызу урак барышын фоторәсемгә төшереп кайтты. Үзләренә беркетелгән “Акрос” комбайннары бункерларыннан бу көнне тәҗрибәле механизаторлар Мәкки Камалетдинов белән Ирек Бохаров һәркайсы 2500әр центнер алтын бөртекләренә тиң гәрәбәдәй тук бөртекләрне ындыр табагына озатырга өлгергән иде, “GS10-Полесье” комбайнын иярләгән Фәндәвис Мирзаяновның күрсәткече 2461 центнер тәшкил итә. Әлбәттә, бу күрсәткечләр көннән-көн арта баруы куандыра. Басу корабларыннан ашлыкны бушатып алып, “КамАЗ” автомобильләрендә водительләр Альфред Насыйбуллин, Иршат Хәмәтдинов һәм Искәндәр Садыйков тиз арада ындыр табагына кайтарып торалар. “ЗАВ-20” агрегатында җилгәрелгән ашлыкны “ГАЗ” үзбушаткычында Гыйният Гыйльванов келәткә кертеп урнаштыра бара.

Басуда янгын сүндерү автомашинасында кизү тору оештырылган, аңа тәҗрибәле хезмәт ветераны Рәүф Фәтыйхов идарә итә.

Хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзовның биредәге эшчәнлектән үтә канәгатьлеге йөзендә үк чагыла иде.

–Табигать шартлары комачаулык тудырмаса, ир-егетләребез быел да уракны үзвакытында һәм тиешле сыйфат белән, үстерелгәннең бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алырга тырышачаклар, – ди ул. – Барлык шартларны да тудырырга тырыштык: техника көйле, төзек, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга да кытлык юк. Механизаторларыбызны көненә өч тапкыр кайнар ашлар белән тукландырабыз, һәммәсе дә кирәкле бөтен әйберләр белән тәэмин ителгән.

Эш кешесенең кадере зур биредә. Басудагылар да моны яхшы аңлап, тырышып эшлиләр. Урак башланып кына торуга карамастан, күрсәткечләре яхшы гына: әлегә һәр гектардан уртача 36,6 центнер төшем белән 7461 центнер тук бөртекләр келәткә кайтарылган да инде.

Бөртеген дә югалтуларга юл куймаска тырышып эшлиләр һәм шуңа ирешәләр дә. Табигать шартлары гына уңай торсын, победалыларның җиңүле адымнары ышанычлы дәвам итәчәгенә шик юк.

Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Җиңүле адымнарны дәвам итеп
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас