ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
6 август 2025, 10:35

Район басу-кырларында кызу урак өсте

Район басуларында урак өсте кызганнан-кыза бара. Һава торышының аеруча эссе булуына карамастан, игенчеләр көнне-төнгә ялгап тир түгә. Алтынга тиң көннәрнең һәр минуты да кадерле аш¬лык сук¬тыр¬ган ком¬байн¬чы¬лар¬га. Һәр хуҗалык көннәр аяз торганда игеннәрне түкми-чәчми җыеп алырга тырыша. Ел мул уңышлы, көннәр аяз – авыл эшчәннәре  урып-җыю эшләре  белән мәшгуль.

Район басу-кырларында кызу урак өстеРайон басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
 
Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев “Базы”, “Алга”, “Победа”, “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, урып-җыю эшләре барышын күзәтте, биредәге игенчеләр белән аралашты. Әлеге хуҗалыкларда көзге бодай, язгы арпа, ясмык җыялар. Район җитәкчесе  уңышның мул булуына сөенүен белдереп, моның үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылган чәчү эшләре нәтиҗәсе булуын билгеләде. Район буенча 10 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, уртача уыш –һәр гектардан 52шәр центнер. “Базы”, “Байбулат”, “Герой” кебек хуҗалыкларда аның күләме 75 центнер гектарга кадәр җитә. 
– Әле көзге бодайны җыябыз, аны 5700 гектар мәйданда җыеп аласыбыз бар. Бүген 3 мең гектардан артык чәчүлекләрнең уңыш җыеп алынды. Көзге бодайның уртача уңышы гектардан 72шәр центнер тәшкил итә. Уңышы бик яхшы, дымлылыгы да нормада. Көзге бодайны 2-3 көндә җыеп бетерербез, дип ышанам, – диде җаваплылыгы чикләнгән “Базы”авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, хуҗалыкның Имәнлекул бүлекчәсе басуында эшләр барышы белән таныштырып. 
Басулар буйлап эш сәфәрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев “Үзәк” МТСның районыбыздагы филиалының “Знамя” бүлекчәсендә комбайнчылар династиясе белән танышты. Яңа Коты авылыннан Рәфис Мәүләви улы Шәйнуров гомере буе механизатор булып хезмәт салган. Бүген ул үзенең белем  һәм тәҗрибәсен   зур горурлык хисләре тоеп  комбайн руле артына утырган улы белән уртаклаша. Тәҗрибәле, тырыш хезмәткәр техника белән идарә итәргә генә түгел, ә хезмәткә һәм Җир-анага мәхәббәт тәрбияли. Аграр көллиятне тәмамлагач, Айдарның, һичшиксез, берничә буын аграрийлар салган традицияләрне дәвам итеп, үз эшенең чын остасы булырына ышаныч зур. Туган җиргә чын күңелдән бирелгән хезмәт ияләре, авыл тормышын сөюче чын патриотларыбыз булганда авыл хуҗалыгы һәрчак  яшәр һәм  үсештә булыр.
  – Район басуларында быел бик яхшы уңыш үстерелде. Бөртекле культуралар мәйданы 56 мең гектардан артык тәшкил итә. Районның барлык хуҗалыклары урып-җыю эшләренә керештеләр. Бүгенге көнгә (5 август)  10 мең гектардан артык көзге культуралар җыелган, уртача уңыш – 60 центнер һәм аннан да югарырак. Әле бөртекле культураларның уңышы район буенча уртача һәр гектардан 52 центнердан артык тәшкил итә. Ә кайберләренең 70 центнердан артык һәм 80 центнерга кадәр уңыш бирә. Бу безнең аграрийларның язгы басу эшләрен кыска агротехник вакытта җиренә җиткереп башкарулары, вакытында химик утау һәм тукландыру эшләрен башкарулары турында сөйли.  Районыбыз хуҗалыклары имин һәм кыска вакыт эчендә урып-җыю эшләрен төгәлләр һәм җыелган уңышны югалтуларсыз амбарларга озатырлар, дип ышанам, – дип белдерде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Әйе, Аллаһка шөкер,  игеннәр быел мул үскән. Игенче өчен моннан да олы бәхет юктыр.  Ындыр табакларында да кызу эш кайный. Таңнан алып кояш баеганга кадәр ындыр табагы эшчеләре аша күпме ашлык үтә. Алар өчен дә комбайнчылар белән беррәттән  эшләрнең иң кызу мәле әле.
  Сыйфатлы, мул уңыш үстерер өчен механизаторлар,  комбайнчылар ал-ял белми тырышлык сала.  Игенченең шулай ел дәвамында һәр тәүлеге эш белән уза да китә. Икмәк – күп көч салып  табыла торган ризык. Һава шартларының уңай булуы урып-җыю эшләрен билгеләнгән агрохимик срокларда тәмамларга мөмкинлек бирер, дип өмет итә районыбыз игенчеләре.  Шунысы сөенечле, җирлегебездә хезмәт салучы басу эшчәннәре кояшлы, матур һава торышына сөенеп, эшләргә атлыгып торалар. 
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Район басу-кырларында кызу урак өсте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас