

Әтисе Халит ага 40 елга якын К.Маркс исемендәге колхозда алдынгы тракторчы булып эшли. Фидакарьлеге өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән, атказанган механизатор исеменә ия була. Әнисе Флүзә апа шушы ук колхозда 30 елдан артык сыер савучы булып эшли, алдынгылар сафында була. Радамил Халит улы кечкенәдән әтисе кырында техникага өйрәнеп үсә. Җәйге каникуллар вакытында аңа техника ремонтлауда ярдәм итә, колхозда төрле эшләр башкара. 1990-1991 елларда Рапат урта мәктәбендә тракторчы һөнәренә укый. Имтиханны уңышлы тапшырып, тракторчы таныклыгына ия була. Ул бигрәк тә аны техникага идарә итәргә укыткан укытучысы Фидрат Хәсәновны мактап телгә ала: “Әйбәт укытты, аңа зур рәхмәтлемен”, – ди. 1991 елда Рапат урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, район үзәгендәге 85нче авыл хуҗалыгы урта һөнәри-техник училищесында водитель, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Аны уңышлы тәмамлагач, 1992 елда армия сафларына алына. Ярыйсы гына техник әзерлеккә ия егет Төньяк утравындагы флотта диңгез пехотасына караган аерым артиллерия дивизионы составында хезмәт итә башлый. Тора-бара техник әзерлекле егетне артиллерия дивизионын техник тәэмин итү бүлекчәсе командиры итеп билгелиләр. Туган ил алдында бурычларын үтәп сержант погоннарын тагып кайткан егетне куш куллап К.Маркс исемендәге колхозына водитель итеп алалар, анда 6 ел эшләгәннән соң 4 ел Чакмагыш ашлык кабул итү пунктында техник хезмәткәр-оператор эшен башкара. 2005 елдан 2025 елга кадәр – менә хәзер 20 ел МТС филиалында (бүгенге көндә “Үзәк” машина-технология станциясе филиалы дип атала) күп техника төрләренә идарә итүне үзләштерергә туры килә аңа. Язларын чәчүгә төшкәндә иң зур трактор “ДД-8430”, аннан соң силос салуда “Полесье” тракторларында, махсус төягеч агрегатта чөгендер төяүдә һәм кыш көне “МТЗ-82”дә кар чистартуда катнаша. Билгеле, Чакмагыш МТСы җитәкчелеге аны күрә-бәһалый белде – 2015 елда Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла, берьюлы Русия күләмендәге хезмәт ветераны таныклыгына ия була. Радамил Халит улы өлгеле гаилә башлыгы да. Калмашбашта туып үскән акыллы, чибәр кыз Гөлсинә Альберт кызы Яңа Биккенәгә әнисенең туганнарына кунакка килеп йөри. Менә шул вакытта Радамил белән танышып, 1999 елда мәңгелеккә бергә булырга сүз бирешәләр. Чакмагышта матур итеп йорт салып керәләр, бакча үстереп, кош-корт тотып, күршеләре белән аралашып яшиләр. Шушы күркәм гаиләдә туып үскән кызлары Гөлнур югары белемгә ия булып, муниципаль район хакимиятендә җаваплы вазыйфа башкара. Төпчек кызлары Нурия Казан шәһәрендә техник колледжда укый. Радамил Халит улын хезмәттәшләре дә бик нык хөрмәт итә һәм һәрчак бары тик мактап кына телгә ала. “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалы остаханәсе мөдире Фидус Әдиф улы Гафиятуллин: “Радамил Халит улын мин күп еллар беләм. Без бер авылда туып үстек. Аның МТСта эшләгәненә быел 20 ел була. Минем остаханә мөдире буларак шуларны әйтәсем килә: регламент буенча агымдагы капиталь ремонт эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыга, эшләгән вакытта төзексезлек аркасында тик торуга юл куймый. Ул бик яхшы остаз да: 20 ел эшләгән дәвердә дистәләгән механизаторларга техникага идарә итү серләрен өйрәтте. Вакыт белән исәпләшеп тормый, кичтән ватылып кайткан техниканы ремонтлап, иртән эшкә чыгып китә. Ел саен үзенә беркетелгән техника төрләрен техник күзәтүгә җиренә җиткереп әзерли”. “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы водителе Фларит Фәрит улы Шәйдуллин: “Мин МТС филиалына 2010 елда эшкә кердем. Ул вакытта иске генә “ЗИЛ” автомашинасы беркеттеләр. Аны тулысынча сүтеп, яңадан җыярга туры килде. Ул вакытта миңа Радамил бик нык ярдәм итте. Аз сүзле, ачык йөзле, гадел, изге күңелле кеше ул. Бер вакытта да кешеләр турында гайбәт сөйләмәс, һәр кешенең гел яхшы ягын гына күрә белә үзе. Аның белән бергә очраштырган һәм хезмәттәш иткән язмышыма чиксез рәхмәтлемен”.