-20 °С
Болытлы
Район мәдәният йорты каршындагы “Чаткылар” агитбригадасы артистлары ялындырып кына чыккан кояшлы көннәрне “тотып”, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыяте предприятиесе игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Механизаторлар өчен аларның күңелләрен күтәрерлек, алар яраткан матур җырлар яңгырады. Агитбригада артистларының чыгышларын басу хезмәтчәннәре бик җылы каршы алды. Һәр номер өчен гөрләтеп кул чаптылар. Күңелле җыр-биюләрдән соң механизаторларның кәефләре күтәрелеп китте, эшкә дәрт өстәлде.