Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь 2025, 21:50

Көне ел туйдырыр мәл

Чакмагыш районы игенчеләрә урып-җыю һәм мал азыгы әзерләү белән бер үк вакытта басу эшләренең мөһим этабына - 2026 ел уңышы өчен көзге культураларны чәчүгә старт биргәннәр.

Көне ел туйдырыр мәл
Көне ел туйдырыр мәл

Эшләр районның барлык хуҗалыкларында да гөрли. "Көзге культураларны 15 мең гектарда чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә бодай һәм арыш 11 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Әлеге вакытта иң мөһиме - кояшлы көннәрнең һәр минутының кадерен белеп, көзге басу эшләрен оптималь срокларда тәмамларга", - дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас