Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2025, 15:50

Икмәк булган җирдә җыр да була

Күркәм традиция буенча, ел саен урак чорында район мәдәният йортлары һәм авылларның сәхнә осталары аграр тармак хезмәтчәннәре өчен концерт программалары әзерләп, җырлы-моңлы чыгышлары белән басу батырлары янына бара.

Икмәк булган җирдә җыр да була
Икмәк булган җирдә җыр да була


Быел да, матур йоладан тайпылмыйча, район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелегендәге район хуҗалыклары басуларында булып, игенчеләребезнең төшке аш вакытын җыр-биюләр белән бизәде.
Игенчеләр тамак ялган алган арада басу тургайларына кушылып Альберт Арсланов, Фидан Сәхибгәрәев, Эльвира Фёдорова, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, Идрис Хәмидуллин моңлы җырлар башкарды, Резеда Әхмәтова басу түрен сәхнә итеп биеде.

Икмәк булган җирдә җыр да була
Икмәк булган җирдә җыр да була
Икмәк булган җирдә җыр да була
Икмәк булган җирдә җыр да була
Икмәк булган җирдә җыр да була
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас