-20 °С
Болытлы
Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә һәр ел саен авылларыбызны тагын да төзекләндерүгә, чисталыкка һәм матурлыкка юнәлдерелгән мөһим проектлар һәм идеяләр тормышка ашырыла. Халыкның инициативаларны хуплавы һәм аларны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертүе сөендерә.
Муниципаль район хакимиятендә узган авыл биләмәләре башлыклары белән киңәшмәдә дә "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы чикләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасы буенча эшләрнең ничек баруы турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында шулай ук башка мәсьәләләрне дә каралды, алга таба эшләү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.