Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2025, 14:00

Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга

Бүген игенчеләр алдында җитди бурыч тора: һава шартлары катлаулы булуга карамастан, үстерелгән игеннең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу.

Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга
Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга


Республика районнарының басу-кырларында кызу урак чоры дәвам тә.
Берничә ел рәттән үстерелгән уңыш күрсәткечләре буенча алдынгы районнарның берсе – Чакмагыш районы буенча 28 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Тулаем җыем 128 мең тонна тәшкил иткән, уртача уңыш – 46 ц/га.
"Герой" авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен инде тәмамлаган, "Байбулат" җәмгыятендә соңгы гектарларны җыеп аласы калган, "Заря", “Ленин” исемендәге, "Юлдаш", "Базы" хуҗалыклары мәйданнарының 70% тан артык уңыш җыеп алынган.

Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга
Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга
Бөртеген дә югалтмыча җыеп алырга
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас