Узган шимбәнең кояшлы матур көнендә Яңа Коты авылы мәдәният йортының "Яшьлек" агитбригадасы игенчеләр алдында чыгыш ясап, матур ял минутлары бүләк итте.
Төшке аш вакытында күңелле ял бүләк итеп
Сәхнә осталары басу эшчәннәрен кыска төшке аш тәнәфесе вакытында җыр-моңнары, дәртле биюләр белән сөендерде. Агитбригада чыгышлары басу батырларының эш көнен чын бәйрәмгә әверелдерде.