Безнең эшче төркем җәмгыять уңганнарын Үрнәк авылы янәшәсендәге 150 гектар мәйданны биләгән бодай басуында урак барышында тап итте. “Нерда” сортлы әлеге культураның уңышы уртача алганда 50шәр центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкның баш агрономы Зәниф Фоат улы Әрдәширов та биредә иде. Кемузардан тырышып ашлык суктыручы ун комбайн артыннан күтәрелгән тузан өемнәре арасыннан елгыр үтеп чыгып, бункерлары тулганнары янәшәсенә прицеплы ике “КамАЗ” автомашиналары ашыгып килеп җитә, аларга ярдәмгә ике “МТЗ-82” һәм бер “Ловолл” тракторлары да җәлеп ителгән.
–Уңыш, күреп торасыз, яхшы, әмма табигать шартлары гына эшебезне тоткарлап тора, – дип сүз башлады әңгәмәбез барышында Зәниф Фоат улы. –Яңгырлар туктап торган һәр араны файдаланып калырга тырышабыз. Тәүдә уҗым бодаен җыеп алдык, аның төшеме аеруча сөендерде – һәр гектарыннан уртача 69 ар центнер суктырып келәтләргә салдык. Язгы бодай, әйтүемчә, 50 шәр, арпа 47 шәр центнер төшем бирде,. Борчакны һәр гектардан 31 әр центнер күләмендә суктырып алуга ирештек. Дымлылыгы югарырак булу сәбәпле, һәр культураны киптереп салырга туры килә. Урак башыннан ук Юмаш, Калмашбаш, Имәнлекул, Үрнәк ындыр табакларында киптергеч агрегатларыбызның туктап торганы юк, диярлек.
Бүгенге көнгә барлыгы 700 000 центнерга якын ашлык суктырып алып келәтләргә кайтарырга өлгердек, җәмгыять буенча уртача уңыш гектарыннан 57 шәр центнер тәшкил итә. Көннәр коры торса, шушы атна эчендә уракны тулысынча тәмамлап чыгачагыбызга ышанычыбыз ныклы, – диде ул.
Басу батырларын күзәтәбез. Әнә бункеры өстендә маякчык җемелди башлаган комбайн янына “КамАЗ” автомашинасы юнәлде. Без дә яннарына ашыктык. Урак батырларының берсе Дамир Хөсәеновны һәм уңган водитель Марс Зариповны һәм яныбызга килеп җиткән җәмгыять директоры урынбасары Аркадий Ивановны форсаттан файдаланып фоторәсемгә төшереп өлгердек.
Ул арада чираттагы комбайнның бункеры тулып, сигнал бирде.
–Иң яшь механизаторыбыз Нияз Гәрәев бу, – дип таныштырдылар мине комбайн кабинасыннан җитез генә килеп төшкән егет белән. – Ул үзе кебек яшьләр арасында бүген районда гына түгел, республикада да иң югары күрсәткечләр иясе.
Биредә үк әтисе Самат Гәрәев та эшли икән. Чираттагы тулы бункер аныкы иде. Әтиле-уллы басу уңганнарын да янәшә бастырып төшереп алдык.
Аның суктырганын “КамАЗ” автомашинасына булдыклы водитель Валерий Арсланов бушатып алып китте.
–Алдагы ел уңышын хәстәрләп, 10 мең гектардан артык мәйданга көзге бодай чәчеп чыктык, – дип әңгәмәбезне дәвам итте Зәниф Фоат улы. – Аның башлыча “Скипетр”, “Скипетр-2” сортлыларына өстенлек бирелде. “Персей”, “Валторна”, “Немчиновская-85”, “Московская-40” сортлыларын да сынап карарга ниятләп, берничәшәр дистә гектар мәйданга урнаштырдык.
Бушап калган басулардан саламын җыеп алып, аерым урыннарда – ваклап таратып сиптереп барып туңга сөрүне дә башкарабыз. Гомумән, игенчеләребезнең һәммәсе дә аяз көннәрнең һәр сәгатен-минутын эффектлы файдаланып калырга тырышалар.
Басуда эш кайнап тора. Һәммәсе “Акрос” маркалы бөртексуккыч хезмәтләндерүче миеханизаторларның һәммәсе дә бердәм, тырыш икәне күзгә ташланып тора. Җәмгыятьтә уракны әйдәп баручы комбайнчы Мәснәви Насруллин, мәсәлән, 15 сентябрьгә үз басу корабының бункерыннан 31 811,11 центнер, Динар Борһанов – 31 279,6 центнер, Әнис Шәйдуллин – 30 097,45 центнер, Рәүф Гомәров – 25 092,90 центнер, Халит Сәитов – 25 031, 19 центнер, Дамир Хөсәинов – 24 719,40 центнер, Рифат Миргалиев – 24 520,04 центнер, Ришат Әхмәтҗанов – 24 325,78 центнер, Роберт Гатауллин – 22 057,69 центнер, Николай Сайдяков – 21 415,57 центнер, Венер Закиров, Илнур Яһүдин, Тимерхан Латыйпов, Марат Үлмәсов, аталы-уллы Самат һәм Нияз Гәрәевлар – 20-21 әр мең центнер ашлык озатырга өлгергәннәр иде. Башка комбайнчыларның да күрсәткечләре ярыйсы ук яхшы гына.
Автомашиналар водительләре арасында иң зур күрсәткечләр ияләрен санап китик. Урал Гарифуллин, мәсәлән, үзе идарә иткән “МТЗ” үзбушаткычында ындыр табакларына бу көнгә 74 317 центнер, Анатолий Акимов (“КамАЗ”) – 55 566 центнер, Руслан Сәлимов (“КамАЗ”) – 55 250 центнер, Данис Ханнанов (“КамАЗ”) – 53 897 центнер, Илфак Авзалов (“КамАЗ”) – 52 447 центнер, Илнур Хәбибуллин (“КамАЗ”) – 45 129 центнер, Валерий Арсланов (“КамАЗ”) – 39081 центнер, Халит Байбаков (“Zoomlion” тракторы) – 31188 центнер, Марс Зарипов (“КамАЗ”) – 23505 центнер ашлык ташыганнар иде.
Басудан ындыр табагына чираттагы олау белән без дә ияреп барлык. Биредәге пөхтәлек, тәртипкә сокланып бетә алмаслык. Кайткан ашлыкны тәүдә җилләткеч агрегат бункерына бушаталар, янәшәдә өеп тә куялар әле. Кәбәкләреннән арындырылган иген киптергечкә күчерелә. Анда тиешле кондициягә китерелеп, келәткә кертеп урнаштырыла.
Биредә тырышып эшләүчеләрдән киптергеч агрегаты машинисты Фәнүр Гәрәевны, төягеч агрегатын хезмәтләндерүче Фәиз Камаловны мактап телгә алдылар. Алар көнне-төнгә ялгап, кайткан игеннәрне эшкәртеп, келәтләргә салуда ал-ял белмиләр икән.
Базылылар яныннан хезмәт күтәренкелегенә сокланып кайтырга кузгалганда кабат иген уңышы өчен көрәш барган басу өстенә караш ташладык. Бөртексуккыч комбайннар, автомашиналар, тракторлар гөрелтесе гомум иминлек күрсәткече дә булып кузаллана. Һава торышы комачаулык тудырмасын, урак тизрәк тәмамлансын иде инде.