Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 октябрь 2025, 14:50

Мал азыгы уңды, дип сөенерлек

Районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү дәвам итеп, авыл эшчәннәре, көйсез торган һава торышына карамастан, кояшлы һәр көнне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыга..

Мал азыгы уңды, дип сөенерлек
Мал азыгы уңды, дип сөенерлек


Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү актив темплар белән дәвам итә. Кышкылыкка җитәрлек сыйфатлы азык туплау тиешенчә оештырылган. Бар эшләр куәтле техника ярдәмендә башкара, басуларда кызу хезмәт шавы иртәдән кичкә кадәр дәвам итә.
Мал азыгы хәзерләү – малларның уңышлы кышлавына бәйле мөһим этап. Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларында кукурузны силоска салу эшләре тулы куәтенә бара. Көннәр матур торганда һәр хуҗалык үз алдына тизрәк һәм шул ук вакытта сыйфатлы эшләүне максат итеп куя.
Кукуруз басуларында эшләүче техника төрләрен юлдан җәһәт кенә күреп алып булмый, чөнки чәчүлекләрдә бу культуралар биек булып үскәннәр һәм алар арасыннан техника төрләренең түбәләре генә чыгып тора.
Район буенча барлыгы 57 мең тонна силос базланырга өлгергән инде. Бу планда каралганның – 43%ы. Шулай ук 97 мең тоннадан артык сенаж салынган, 5 мең тоннадан артык печән әзерләнгән.Азык культуралары 2 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынган.
Маңгай тирен түгеп үстерелгән һәр культура уңышларын бәрәкәт белән кулланырга да язсын.

Мал азыгы уңды, дип сөенерлек
Мал азыгы уңды, дип сөенерлек
Мал азыгы уңды, дип сөенерлек
Мал азыгы уңды, дип сөенерлек
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас