2025 елда билгеләнгән шушы истәлекле дата уңаеннан компания электр энергиясен кулланучы юридик шәхесләр арасында “Алтын багана” (“Золотая опора”) милли премиясе җиңүчеләрен билгеләде. Аларны бүләкләү тантанасы Уфада үткән Русия энергетика форумы чикләрендә “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында булды. Җиңүчеләр һәм призерлар үткән 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Республиканың бүләкләнүче 10 эре оешма-предприятиесе арасында безнең районның җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте булуы да сөенечле. Чарада премиянең төп бүләге булган яшел “сертификат”лар ны Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инно вацияләр министры урынбасары Рөстәм Нәбиуллин белән җавап лылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәм гыяте генеральный директоры ның электр энергиясен һәм куәтен сату буенча урынбасары Арсен Әхмәтҗанов тапшырды. Бүләкләү тантанасында “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов катнашты. Бу сертификатлар белән бүләкләнгән оешма-предприятиеләр яңартыла барган энергия чыганаклары исәбеннән 20 мегаватт электр энергиясе хакын түләү-кайтару хокукына ия була. Моннан тыш, бу сертификатлар Йомагуҗа су-электр станциясендә су генерациясен кулланып электр энергиясен экология шартларына зыян китерми җитештерү атрибутларын да раслый. “Яшел” сертифи катлар – экологиягә начар йогынтыны чикләргә мөмкинлек ачучы инструментларның берсе. “Бүген безнең җиңүчеләре без һәм намуслы партнерла рыбыз Русиядә электр энергия сен җитештерүче экологик яктан чиста чыганаклар үсешенә үз өлешләрен кертә”, – дип билгеләде җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте генеральный директорының электр энергиясен һәм куәтен сату буенча урын басары Арсен Әхмәтҗанов. Әлеге “Алтын багана” премиясе 2005 елдан башлап тапшырыла. Ул электр энергиясен кулланучылар белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук иң намуслы, алдынгы карашлы һәм социаль җаваплы предприятиеләрне тану-ачыклау максатларын күзаллый. Җиңүчеләр кулланылган ресурслар өчен түләүләргә җаваплы карау, килешү шартларын үтәү, энергия куллану режимын төгәл үтәү кебек төп күрсәткечләр буенча билгеләнә.