Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Равил улы Вәлитов, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте” предприятиесе генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, хуҗалыклар рәисләре, районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре катнашты.
Һөнәри бәйрәмнең төп каһарманнары – басу, терлекчелек комплекслары, фермалар, авыл хуҗалыгы эшкәртү сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләре, ветераннары булды. Алар – тырышлык, уңганлык үрнәкләре.
2025 елда Чакмагыш районы республиканың алдынгы аграр районнары арасында үз урынын саклап кала.
“Елның яңгырлы булуына карамастан, уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел Чакмагыш районы данын республикабызда таныттык. Бу – лаеклы җиңү! Моңа без ел дәвамында фидакарь хезмәт белән ирештек. Киләсе елда да тагын югарырак үрләр яуларга насыйп булсын”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Ул үз чыгышында чакмагышлыларның элек тә һәм хәзер дә хезмәтне сөю, җиргә һәм һөнәрләренә тугрылык үрнәге булуларын ассызыклады.
“Барыгызны да чын күңелдән шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм. Елның яңгырлы булуына карамастан, уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел Чакмагыш районы данын республикабызда таныттык. Моңа без ел әйләнәсенә фидакарь хезмәт белән ирештек. Киләсе елда да тагын югарырак үрләр яуларга насыйп булсын”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Ул үз чыгышында чакмагышлыларның элек тә һәм хәзер дә хезмәтне сөю, җиргә һәм һөнәрләренә тугрылык үрнәге булуларын ассызыклады.
Намуслы хезмәтләре белән яхшы күрсәткечләргә ирешкән әлеге тармак алдынгыларына һәм ветераннарына муниципаль район хакимияте башлыгы, БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тулырак: алдагы санда.