Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2025, 11:30

Хезмәтләренә күрә – олы хөрмәт

Уфада «Торатау» конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп, югары бүләкләр тапшырды.

Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы хөрмәт


Төбәк җитәкчесе республика аграрийларын һөнәри бәйрәм белән котлады һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
–Русиянең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсе буларак Башкортстан елдан-ел үз позицияләрен ныгыта бара, – диде Радий Хәбиров. – Безнең агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен, тармакның технологиялелеген, агропродукция экспортын арттыра, техника паркларын яңарта.
Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,3 процентка арткан. Республика 3,8 миллион тоннадан артык ашлык, 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере һәм республика тарихында беренче тапкыр 1 миллион тоннага якын майлы культуралар уңышын җыеп алды.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, аграрийлар тармак үсешенә актив инвестицияләр кертә. Алты ел эчендә предприятиеләр бу максатларга 70 миллиард сумга якын акча юнәлткән. Быел гына да 18 миллиард сумлык 13 инвестпроект тормышка ашырыла.
Төбәк Башлыгы алдынгы технологияләрне – көтү белән идарә итү системаларын, роботлаштырылган комплексларны, санлы чишелешләрне, пилотсыз очкычларны, автопилотлы техниканы куллануны кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы аграрийларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
– Авыр вакытларда авыл хезмәтчәннәре алгы сызыкта да, тылда да үзләрен лаеклы күрсәтә. Сезнең алдыгызда олы хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен баш иябез, – диде Радий Хәбиров.
Чыгышының ахырында төбәк җитәкчесе тармак ветераннарына һәм эре хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетлар башлыкларына дипломнар тапшырды.
Моннан тыш, Радий Хәбиров иген уру комбайннары, үзйөрешле чапкычлар һәм чөгендер алу комбайннары операторлары арасында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Төбәкнең иң яхшы механизаторлары һәм машина йөртүчеләре бүләккә яңа "LADA Niva" автомобильләрен алды. Алар арасында безнең район уңганы да бар. «Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Мәсгуть Зыяакаев урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен төп бүләк – "Нива"автомобиле ачкычлары белән бүләкләнде.
Республиканың югары бүләкләре байтак уңганнарыбызга тапшырылуы бөтен райондашларыбыз өчен зур горурлык булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең машина йөртүчесе Илфак Авзалов «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек булды.
«Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр «Герой» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының кран водителе Мөнәвир Бакировка һәм Тозлыкуш ветеринария участогы мөдире Наил Шабазовка бирелде.
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының товарлыклы-сөтчеклек фермасы мөдире Самат Хәкимов Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Герой» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының техник-орлыкландыручысы Гөлназ Камалова БР Хөкүмәтенең «Һөнәре буенча иң яхшысы» Дипломына лаек дип табылды.
2025 елда Чакмагыш районы республиканың алдынгы аграр районнары арасында үз урынын саклап калды.
Быел район игенчеләре басулардан барлыгы 180 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Район аграрийлары, елның яңгырлы булуына карамастан, уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел да Чакмагыш районы данын республикабызда танытты. Моңа алар ел дәвамында фидакарь хезмәт белән иреште.
Соңгы елларда игенчеләр катлаулы һава шартларында эшлиләр, шуңа карамастан басу хезмәтчәннәре лаеклы уңыш җыеп алганнар. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 180 мең тоннадан артып киткән, уртача гектар куәте – 46шар центнер.
Районыбызда терлекчелектармагы да югары темплар белән үсешә бара. Бүген барлык категорияле хуҗалыкларда 30 мең баштан артык сыер малы исәпләнә. Сөт җитештерү күләме буенча без элеккечә республикада беренче урында торабыз. 2025 елның 9 аенда 64 мең тонна сөт җитештерелгән, бу алдагы елдагыга караганда 2,5% ка күбрәк. Бүген көненә 230ар тонна сөт савыла. Сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклар: “Базы”, “Герой”, “Байбулат”.
2026 ел уңышы өчен 16 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. Шикәр чөгендере һәм көнбагыш уңышын җыеп алу эшләре тәмамлану алдында.
Киләсе елда тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын!

Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы  хөрмәт
Хезмәтләренә күрә – олы хөрмәт
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас