Ил күләмендә танылган галим кайсы тарафларда гына булмасын, нинди генә илләр гизмәсен, һәрчак кече Ватанын, үзе әйтмешли, “ил дигән диңгезнең бер тамчысы – Сыйрышбашын” сагынып кайта. Күптән түгел ул үзенең якташлары белән шатлык-сөенечләрен бүлешергә кайтты, шушы көннәрдә аксакалыбызга 90 яшь тулды.
Сыйрышбаш мәдәният йортында узган әлеге зур бәйрәмгә якташыбызга тирән хөрмәт йөзеннән ерак араларны якын итеп дәрәҗәле кунаклар да килде. Бу күркәм чарада авылдашларыннан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Русия Федерациясенең югары профессиональ белем системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Галиев, Русиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Мифодьевич Ибушев, ”Бөтендөнья татар конгрессының” Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев, ”Бөтендөнья татар конгрессының” Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф Рифкатъ улы Идрисовның катнашуы кичәгә зур мәртәбә өстәде.
Әлеге күркәм чараның сценарен төзүче һәм режиссеры – район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова һәрвакыттагыча кичәне үзенә генә хас ихласлык, җылылык белән эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә алып барды. Биредә хөрмәтле Касыйм Мөхәммәтназыйф улына карата бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов хөрмәтле якташыбызны тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде.
– Бүген бездә зур бәйрәм. Ил күләмендә танылган зур галим, күренекле якташыбыз Касыйм Мөхәммәтназыйф улы үзенең авылдашлары, якташлары белән сөенечләрен уртаклашырга туган авылына кайтты. Беренчедән, аның иҗат җимеше – “Хәтер” китабы дөнья күрсә, икенчедән аның олугъ юбилее – 90 яше тулды. Хөрмәтле Касыйм Мөхәммәтназыйм улы, Сезне күркәм юбилеегыз белән авылдашлар исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңа иҗади уңышлар телибез. Тынгы белмәс йөрәгегез озак еллар типсен әле. Сез – безнең Сыйрышбаш авылының тугрылыклы улы. Авылыбызның йөзен, дәрәҗәсен, данын еракларга танытканыгыз өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез, – диде биләмә башлыгы.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.