Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль , 16:50

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Умарта кортлары популяциясен саклап калу – дәүләт әһәмиятендәге мәсьәлә

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Район үзәк китапханәсендә Чакмагыш районы умартачылары катнашлыгындагы семинар-киңәшмә үтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов, Чакмагыш районара ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев, Русия умартачылары союзының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе Айдар Риф улы Гәрәев, “Башкортстан умартачылары” төбәк җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Рамил Мөгалим улы Мәгъдәнов, умартачылар, район хуҗалыклары агромнары һәм ветеринария хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында республика, район умартачылары өчен көнүзәк булган байтак мәсьәләләр тикшерелде. Алар умарта кортлары популяциясен саклап калу, умартачылык продукциясен җитештерү күләмен һәм аның сыйфатын арттыру, авыл хуҗалыгы культураларын химик ысул белән эшкәртеп, пестицидлар һәм химик матдәләр кулланганда кануният таләпләрен үтәү, бәхәсле хәлләр барлыкка килгән очракта хокуки ярдәм күрсәтү, ветеринария паспортларын эшләтү һәм үзвакытында идентификация (маркировка) үткәрүгә кагылышлы булды.

Чара барышында ясалган чыгышларда башкорт кортлары популяциясенең урта рус токымы бал кортларын саклап калу турында сүз барды. Төбәктә үрчетелгән бу бал кортлары саны соңгы елларда аеруча кими. Моңа тәү чиратта төньяк регионнардан контрольсез кертелгән һәм төрле йогышлы чирләр белән зарарланган бал кортлары гаиләләреннән күчкән авырулар сәбәпче, шуңа да читтән кертелгән умарта күчәләре мотлак рәвештә тиешле карантин вакытын үтәргә тиеш, дип билгеләнелде. Моннан тыш, алар урындагы кортлар белән кушылып, безнең табигать шартларына, кышкы суыкларга  яраклашкан кортларның нәсел сыйфатларын түбәнәйтә, нәтиҗәдә алар чирләргә тизрәк бирешә, салкыннарга чыдамый һәм кыш барышында күпләп һәлак булалар дип әйтелде.  Шулай ук республикада күләмендә юкә агачларын кисүне туктату зарурлыгы турында да сүз барды.  Бу җәһәттән республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм башка җаваплы ведомстволар белән берлектә барлыкка килгән хәлне уңай якка үзгәртү максатында бердәм эшчәнлек алып барыла, дип сөйләде төбәк җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре.

Семинар барышында шулай ук умартачылар, агрономнар, ветеринарлар эшчәнлеге өчен аеруча мөһим булган үткән елның 15 декабрендә кабул ителгән 480-ФЗ законы, аның үтәлешен тәэмин итү чаралары турында да сүз барды. Документта басуларны пестицидлар белән эшкәртү турында хәбәр итү вакытының үзгәрүенә игътибар юнәлтелде. Чара ахырында җитәкчеләр һәм умартачыларның җәмәгать оешмалары вәкилләре семинарда катнашучыларның тикшерелгән шушы мәсьәләләр буенча җиткерелгән сорауларына җавап бирделәр. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар артабан да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерделәр.

 

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас