Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 февраль , 15:30

Җитештерү темпларын арттыра барып

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларының узган хуҗалык елына йомгак ясап, алдагысына план-максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышы үтте.

Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып

Коопператив-колхоз идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннановның җентекле  хисап чыгышында башкарылганнар барланды, эшчәнлекнең һәр юнәлеше анализланылды, файдаланылмаган резервлар барланды, эшләнеп бетерергә тиешле эшләр аталды,  киләчәккә максатлар билгеләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов гомум  район күрсәткечләрен, шул исәптән алгалыларның керткән өлешен бәһалады, берничә хезмәт алдынгысына  муниципаль  районның югары бүләкләрен тапшырды. Артабан бухгалтерлык хисабы, күзәтү советының отчёты яңгырады, еллык эшчәнлеккә бәһа бирелде, агымдагы хуҗалык елына йөкләмәләр кабул ителде, яше  тулып  хаклы ялга чыгучылар бәһаланды, ике уңганга “Атказанган колхозчы” исемнәре бирелде, узган ел йомгаклары буенча ярышы шартларына ярашлы хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

( Бу  хакта тулырак “Игенче” гәзитендә укырсыз.)

Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас