Аның чираттагысы узган шимбә көнне Тайняш авылында булды. Районыбызның алдынгы хуҗалыкларың берсе – “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы уңганнарының 2025 елгы хуҗалык елын йомгаклау, агымдагысына максатлар билгеләүгә бәйле бу җыелыш авыл мәдәният йортында узды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыф идарәсе рәисә Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Тайняш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков катнашты. Җыелышны 20 ел дәвамында хуҗалыкта җитәкчелек иткән тырыш хезмәткәр, төпле белемле оештыручы, үзе артыннан уңышларга әйди белүче, зур казанышлар яуларга рухландыручы Русия Федерациясенең һәм Башкорстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов ачып, кооперативның узган еллардагы эшчәнлек йомгакларына җентекле анализ ясады. Тулырак: алдагы санда