Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 февраль , 11:35

Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе

Бүген, Ватанны яклаучылар көне алдыннан, Чакмагышта бәйрәм ярминкәсе һәм Май чабуга багышланган концерт оештырылды. Авыл халкы өчен ярминкәләр үтә торган урында төрлесеннән ит, бал, сөт продукциясе һәм башка ризыклар тәкъдим ителде.

Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та сату киштәләре белән танышып, бәяләр белән кызыксынды. Сату-алудан тыш ярминкә аралашу, күңел ачу өчен дә менә дигән мәйданчык булды. Бирегә килүче чакмагышлыларны район мәдәният йорты сәхнә осталары Май чабу бәйрәменә багышланган матур концерт номерлары белән сөендереп, бәйрәм кәефе бүләк итте.

Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Чакмагышта — бәйрәм ярминкәсе
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас