Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 февраль , 09:15

Традицияләргә тугрылык саклыйбыз

“Медицина кешеләрне, ветеринария – кешелек дөньясын дәвалый”, – бу сүзләр тоташ Русиябезнең ветеринария табибларының эшчәнлек девизы булып тора.

Традицияләргә тугрылык саклыйбыз
Традицияләргә тугрылык саклыйбыз

 Чакмагыш районының ветеринария хезмәткәрләре үз эш чәнлекләренең төп бурычларын терлек-туар арасында зарарлы чирләр таралуны искәртүдә, ачыкланган очракларда – тиз арада бетерүдә, терлекчелек тармагын үстерүдә, мал-туар һәм кош-кортның продуктлылыгын күтәрүгә, ветеринар-санитар яктан яхшы сыйфатлы азык-төлек һәм чимал җитештерүгә, чит төбәкләрдән йогышлы чирләр үтеп керүенә юл куймаска, халыкны кешеләр һәм хайванныр дөньясы өчен уртак чирләрдән курчалауга юнәлдерелгән ветеринария чараларын оештырып үткәрүдә күрә. Узган тарихыбызга күз салсак, Чакмагыш районында ветеринария хезмәтенең 1932 елдан эшли башлавы билгеле. Ветеринария станциясенең беренче бинасы 1933 елда бүрәнәләрдән бурап төзелгән һәм аның штатына 10 кеше берләшкән булган. Өч җигүле аты, бер мотоциклы булган, ә 1960 елда ветеринария хезмәтемән фәгатьләренә район җитәкчелеге тарафыннан “ЗиС-5” маркалы автомашина бүленгән. Районның тәүге ветеринария хезмәте җитәкчесе Андрей Федорович Әминев бу вазыйфаны 1936 елга кадәр башкарган. Тупланган белем һәм тәҗрибәсен яшь белгечләр белән ур- таклашып, ул ветеринария хезмәткәрләренең тереклек дөньясы дәвамында мөһим булачагы турында кабатлап торган булган. Артабан ветеринария хезмәтен Ибәтулла Хәсән улы Кодаяров (1937-1952 елларда), Җәүдәт Насрулла уды Бәдретдинов (1953-1957 елларда), Зәбир Шәйнур улы Мөхәммәдиев (1958-1982 елларда), Мәлих Мансур улы Низаметдинов (1981-2004 елларда) җитәкләгән, 2005 елдан алып шушы җаваплы вазыйфада мин хезмәт салам. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районара ветеринария станциясе дәүләт бюджет учреждениесе район хуҗалыкларына һәм халыкка практик ветеринария ярдәмен координацияләү һәм күрсәтү үзәге булып тора. 2023 елның мартыннан, Шаран районы ветеринария станциясен дә үзенә берләштереп, ул районара статусын алды. Хуҗалыклардагы җәмәгать маллары һәм шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар да асралучы терлек-туарны ветеринар хезмәтләндерү белән өч участок ветеринария дәва ханәсе (Яңа Балтач, Имәнлекул һәм Зирекле), 8 ветеринария участогы (Аблай, Рапат, Иске Калмаш, Митрә-Әюп, Тозлыкуш, Иске Томбагыш, Мичурин, Дмитриево-Поляна), ветеринар санитар экспертиза лабораториясе, диагностикалау бүлеге, эпизоотик чирләр таралуга каршы көрәш отряды, ветеринария даруханәсе мәшгуль. Чакмагыш районара ветеринария станциясендә 33 ветеринар белгеч, шул исәптән 21 ветеринар табиб, 12 ветеринар фельдшер, 5 ветеринар санитар эшли. Барлык подразделениеләр дә тиешле белгечләр белән тәэмин ителгән, хезмәт кәрләр өчен тиешле биналар булдырылган, шартлар тудырылган: биопрепаратлар саклау өчен махсус суыткычлар куелган, “Меркурий” ФГИС системасында ветеринар озату документларын әзерләү өчен компьютерлар, принтерлар, интернет челтәренә тоташу өчен модемнар белән җиһазландырылган. Станциябезнең квалификацияле табиблары дәвалау гына түгел, шулай ук барлык хуҗалыклардагы терлек-туар арасында йогышлы чирләр таралуга юл куймауга юнәлтелгән мөһим искәртү эшләрен дә алып баралар. Тәҗрибәле ветеринар белгечләребез дәвалау эшчәнлегендә файдаланылучы яңа препаратлар һәм дәвалау ысулларын да даими камилләштерә бара, малларны тәрбияләп тоту буенча эшлекле киңәшләр дә бирә. Теләсә кайсы мәлләрдә алар һәрчак ярдәмгә әзер. Станциябездә вак йорт хайваннарын дәвалау клиникабыз да бар, аларда эт һәм песиләрне вакцинацияли без, терапевтик дәвалау үткәрә без, кирәк очракларда операцияләр ясаудан да баш тартмыйбыз. Эпизоотик чирләргә каршы көрәш отрядының, барлык ветеринария дәваханәләре һәм участокларының эшчәнлеге үз вакытында һәм тиешенчә эпизоотик чирләргә каршы, ветеринар-санитар, дәвалау-профилактикалау чараларын үткәрү, фермаларда ветеринар-санитар иминлек тәэмин итү, чирле малкайларны дәвалау, кешеләрне зооаптропоноз инфекцияләрдән курчалауны үз эченә ала. Мәгълүмати консультацияләр бирү үзәге мәгълүматлары буенча, бүген Чакмагыш районында 30852 баш сыер малы, шул исәптән 11502 савым сыеры, 819 баш ат, 3953 сарык һәм кәҗәләр, 102 баш дуңгыз малы, 3100 умарта күче һәм 70 мең баштан артык кош-корт булуы теркәлгән. Аларның һәммәсенә дә планга ярашлы рәвештә ветеринар-профилактик һәм эпизоотик чирләр таралуга каршы чаралар күрелә. Барлык сыер маллары туберкулез, бруцеллез, лейкоз чирләренә каршы, атлар – САП бруцеллезына каршы тикшерелеп тора. Себер түләмәсе, эмфизематоз карбункул, котыру һәм башка йогышлы авырулар таралуны искәртүгә бәйле күләмле эшләр башкарыла. Күрелгән комплекслы чаралар нәтиҗәсендә себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез, дуңгыз кизүе һәм башка инфекцияле һәм инвазион чирләр очрагына юл куелмады. Мал-туарга үз вакытында һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен ветеринария белгечләрен тиешле дару препаратлары белән тәэмин итү мөһим. Бу җәһәттән бөтен кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән ветеринария даруханәбез ярдәм итә. Бүген районыбызның ветеринария хезмәте заман сулышын тоеп, иң алдынгы яңалыкларны кыю куллануга алып яши. “Меркурий” дәүләт мәгълүмат системасы белән тулысынча тәэмин ителгәнбез, диагностикалау бүлеге “Веста” системасында эшчәнлек алып бара. Барлык авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал-туарларга санлы биркалар, чиплар беркетелгән, алар турында тулы мәгълүматлар “Регагро” программасына һәм “Хорриот” ВеТИС системасына кертелгән. “Азык-төлек продукциясенең хәвефсезлеге турында”гы техник регламент таләпләре кертелүгә бәйле районыбызда “Бәрәкәт” авыл хуҗалыгы тәэминат-сату һәм эшкәртү буенча куллану кооперативының һәм “Чакмагыш – ит” СПССК мал сую цехлары, “Герой авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тайняш авылындагы, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Юмаш авылындагы мал сую пунктлары җиһазландырылган һәм барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап биреп эшчәнлек алып бара.

Автор: Радмир Ямалеев, Чакмагыш районара ветеринария станциясе дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы.
Читайте нас