1986 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында ветеринар табиб белгечлегенә ия булып, туган авылында Ленин исемендәге колхозда участок ветеринария дәваханәсенең мөдире булып эшли башлый һәм әлегә кадәр үз вазыйфасын барлык нечкәлекләренә кадәр төгәл белеп башкаруын дәвам итә. Аның кул астында тотрыклы ветеринар-санитар иминлек тәэмин ителә, хезмәтләндергән төбәктә маллар арасында йогышлы чирләр таралуга юл куелмый. Яңа Балтач участок ветеринария дәваханәсе бире дә эшчәнлек алып баручы Ленин исемендәге һәм “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, әйләнә-тирәдәге 18 авылда шәхси хуҗалыкларда асралган мал-туар һәм кош-корт иминлеге өчен җаваплы. Күмәк хуҗалыкларда сыер маллары 8456 баш, шуларның 3865е – савым сыерлары, 55 ат, ә шәхси ихаталарда 1268 баш (шул исәптән 355 савым сыеры), 69 ат, 604 сарык асрала. Назыйм Фаат улы барлык эпизоотик чирләргә каршы профилактика эшчәнлеген үз вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкара, терлек-туарны дәвалаганда иң заманча ысуллар һәм дару препаратларын эффектлы файдалана, алдынгы тәҗрибә үрнәкләрен һәм фән казанышларын эшчәнлектә файдалану буенча зур тырышлык сала, малларны асрауның иң отышлы технологияләрен куллануга кертә бара. Шуңа да соңгы чорларда алар хезмәтләндергән төбәктә мал-туар арасында хроник һәм кискен зарарлы чирләр таралуга юл куелмый, маллар зыянлавы һәм үлеме күрсәткечләре дә иң түбәннәрдән. Сыер малларының сакланышы бу участокта 99,6 процент тәшкил итә. Назыйм Нәфыйков – бай тәҗрибәгә ия, төпле белемле ветеринар табиб, һәр чирләгән мал торышына төгәл диагноз куеп, эффектлы дәвалауга ире шә. Яшь коллегаларына үрнәкле остаз да, алар белән теләп аралаша һәм ярдәм итеп тора, эшчәнлеген аның кул астында башлаган күпләре хәзер хуҗалыкларда бай тәҗрибәле белгечләргә әверелде. Республиканың агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул 2011 елда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы, 2015 елда – Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, 2013 һәм 2018 елларда – Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлегенең Почет грамоталары белән бүләк Башкортстан Республикасының ат- казанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән почетлы исем бирелде.