Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 11:20

Бурычыбыз – чирләрне вакытында ачыклау

Чакмагыш районара ветеринария станциясенең диагностикалау бүлеге эшчәнлеге районыбызда малтуар һәм кош-корт арасында таралучан төрле чирләрне үз вакытында ачыклап, сыйфатлы диагноз кую юлы белән эпизоотик иминлек тәэмин итүгә бәйле.

Бурычыбыз – чирләрне вакытында ачыклау
Бурычыбыз – чирләрне вакытында ачыклау

 Тикшеренү эшләрен яхшы һөнәри әзерлекле, югары ветеринар белемле, терлек-туар арасында бактериаль чирләрне лаборатор шартларда диагностикалау осталыгына әзерлек үткән, инфекцион процесс, тикшерүгә өлгеләр алу һәм аларны тиешле документлар белән озату кагыйдәләре яхшы белүче ветеринария белгечләре үткәрә. 2025 елда бүлегебезгә 93952 тикшерү материалы китерелеп, 268567 тикшеренү үткәрелде. Материаллар безгә Бакалы, Шаран һәм Чакмагыш районнарыннан җибәрелә. Лабораториябездә өч бүлек бар. Бактериология һәм материаллар кабул итү бүлегендә терлек-туар, шул исәптән кош корт һәм бал кортлары арасын да йогышлы чирләрне ачыклау, бруцеллез, туберкулез, себер түләмәсе, эмкар, колибактериоз, некробактериоз, пастереллез, стафилококкоз, стрептококкоз кебек маллар арасында таралучы йогышлы чирләрне булдырмау буенча тикшеренүләр үткәрелә. Сөт җитештерү корылмаларына санитар-зоогигиеник тикшерүләр үткәрәбез, үсемлек һәм терлек формалы мал азыгын тикшерәбез, дезинфекцияләү сыйфатын микро биологик контрольдә тотабыз. Бактериология бүлегендә йогышлы материаллар белән эш иткәндә биологик хәвефсезлек өчен барлык чаралар күрелә – таза һәм зарарлы зоналарга бүленгән, ламинар бакста эшләү оештырыла. Узган елда 1310 патологик материал тикшерелде. Эпизоотик хәлне бәһалау максатында серология бүлегендә кешеләр һәм мал-туар өчен уртак (бруцеллез, лептоспироз, себер түләмәсе, хламидиоз), шулай ук аерым терлек төрләренә хас (сап, инфекцион анемия, инфекцион эпидидимит) инфекцион чирләре ачыклау максатында диагностика үткәрелә. 2025 елда төрле терлекләрдән 89810 кан анализы китерелеп, бруцеллез, лейкоз, САП, ИНАН чирләренә каршы 241426 тикшеренү үткәрелде. Токсикология, биохимия бүлегендә түбәндәге тикшеренүләр үтә:- токсиклогик: хлорорганик, фосфорорганик пестицидларны, авыр металл тозларын, нитрат һәм нитрит катнашмаларын ачыклау;- микологик: маллар арасында микоз һәм микроспороз чирләрен ачыклау, мал азыгының гомум агулану дәрәҗәсен билгеләү;- кан, бәвел, сөтне биохимик һәм мал азыгын туклыклылыкка тикшерү, мал азыгында чи протеин, клетчатка һәм туклыклылык сыйфатларын ачыклау. Бүлек заманча югары төгәллеккә ия “Статфакс” аппараты белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә 9315тән артык тикшеренү үткәрелде. Диагностикалау бүлеге белгечләре бөтен фәнни казанышлары кыю куллануга кертә бара. Алар квалификацияләрен күтәреп кенә калмыйча, яңа тикшеренү ысулларын да үзләштерәләр, өстәмә диагностик тестлар ясыйлар, эшчәнлекләрендә яңа диагностикумнар һәм чаралардан файдаланалар.

Бурычыбыз – чирләрне вакытында ачыклау
Бурычыбыз – чирләрне вакытында ачыклау
Автор: Светлана Хәйруллина, диагностикалау бүлеге начальнигы.
Читайте нас