Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 11:35

Малкайларның телен аңлый

Ветеринария табибы – электәнге һәм төрле заманнарда да мөһим, мактаулы һөнәр ул.

Малкайларның телен аңлый
Малкайларның телен аңлый

Шул ук вакытта иң катлаулыларның берсе дә – чөнки профессионализм, физик яктан көчле булудан тыш, дәваланучы мәхлукларга карата игътибарлы һәм итәгатьле булу шарт, малкайлар гына түгел, кешеләр сәламәтлеге өчен дә катгый җаваплылык тоючы да булырга кирәк. Күп йогышлы авыруларның кешеләргә дә, мал-туарга да бердәй хәвефле икәнлеге мәгълүм хакыйкать бит. Юкка гына: “Медицина кешеләрне, ә ветеринария – барлык кешелек дөньясын дәвалый”, – димиләр бит. Бу сүзләр ветеринар табиб һөнәренә иң туры килгән аңлатма да була. Ветеринар табиб элек-электән мөһим роль уйнаган, хәтта бүген кемнәрне – кешеләрне яки аларның кече туганнары булган мал-туарны тәүдәрәк дәвалый башлауларын ачыклау мөмкин дә түгел. Петр I чорында ук атлар, сыерлар арасында таралган чирләргә каршы көрәш турында указлар кабул ителгән, ветеринарлар әзерләү мәктәпләре ачылган, бу турыда китаплар дөнья күргән. Алдан ук билгеләп үтәм: мал туарларны чирләрдән коткару һәм дәвалауга бөтен гомерен багышлаучы кешеләр бик күп күркәм сыйфатларга ия булырга тиеш. Иң мөһиме – малкайларны яратырга, артабан сабыр булырга тиешләр, чөнки аларның авыртынуларын аңлатыр өчен без аңларлык телләре юк. Әлбәттә, салкын канлылык һәм рух күтәренкелеге дә үтә мөһим, чөнки төрле маллар, чирләр, җәрәхәтләр белән эшләргә туры килә бит. Радим Мидхәт улы Мансуров гомерлек һөнәрен урта мәктәпне тәмамлаган 1993 елда ук сайлаган. Ветеринар белгечлеген Башкортстан дәүләт аграр университетында үзләштергән. 1998 елда дипломлы яшь бел геч һөнәри эшчәнлеген “По беда” колхозында ветеринария табибы буларак башлап җи бәргән. 21 көннән армия хез мәтенә чакырылган. Туган иле без алдында изге бурычын үтәп, 2000 елда кабат “Победа” ху- җалыгына ветеринария фельд шеры булып әйләнеп кайткан. Шуннан башлап колхоз сыерлары өчен “доктор Айболит” булып киткән. Аңа сыерларны дәвалау да, вакциналар казауда, малларны сезонлы профилактик эшкәртүләр үткәрү дә, башка мәшәкатьләрне башкару да йөкләтелгән. Әйтик, инфекцияле чирләр бары вакцина казау белән генә искәртелә. Бу катгый үтәлергә тиеш, чөнки вакытында моңа керешмәсәң, бөтен көтүдәге маллар чирлә венкөттәтор. Сыерлар гадәттә кышларын һәм төнлә бозаулый, ә авыл белән ферма арасын еш кына көрт басып китә. Нинди генә һава торышында да эшеңне тиешенчә башкарырга тиеш сең. Яшь егетнең һәммәсенә дә көче дә, вакыты да җиткән. Һәр эштә вакыт узган саен тәҗрибә туплана, мал-туар белән эшләү дә җиңелрәк бирелә бара. 2003 елдан алып унҗиде елдан артык ул Имәнлекулдагы участок ветеринария дәваханәсен җитәкли. Хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, кушылган бурычларны олы җаваплылык белән тайпылышсыз башкаруы ветеринария өлкәсендә иң заманча казанышларны куллануга алып, уңышлы эшчәнлек җәелдерү мөмкинлеге бирә. 2024 елдан алып ул район ара ветеринария станциясен дә әйдәүче ветеринар табиб вазыйфасында, вак йорт җәнлекләрен дәвалау белән мәшгуль. Аның һөнәре малкайларны ихлас яратуны, алар белән бер җан-тән булып эшләүне таләп итә. Барлык күркәм сыйфатлары яшь бозауларның ашказанын юдырганда, этләр талап ертылган мәче балаларының тиреләрен теккәндә дә ярап куя. Бу очракта нервларың корычтай булу, физик яктан көчле, стрессларга бирешмәүчән, еш кына кичектермәстән иң дөрес дәвалау билгели белүче дә булуың шарт. Боларның һәммәсеннән тыш Радим Мидхәт улы яхшы психологта – малкайлар сөйләшә аңлаша белми бит, ә җитмәсә кәефләре төшкән һәм алардан нәрсәләр көтәргә белмәгән хуҗалары белән дә уртак тел таба белү мөһим. Райондашларыбыз аңа һәр көнне төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итә: кемнәрнедер мәхлукларны ничек тукландыру, нинди шартларда асрау борчый, кемнәрдер кайсы токымлы малкайларга өстенлек бирүне белешә, нинди азыклар алырга һәм башка сораулар белән дә килүчеләр күп. Малкайлар арасында онкологик чирләр дә арта бара, соңгы ике елда бәвел ташлары белән җәфәланучы мәхлуклар артты. Боларның барысы да безнең эшсөяр һәм үтә җаваплы табибыбыз кулларыннан уза. Коллективыбызда ул күпкырлы белемгә ия, төпле уйланылган һәм нигезле конструктив карарлар кабул итүче тәҗрибәле һәм җаваплы белгеч кенә түгел, башкалар бәласенә битараф кала алмаган ачык йөзле, ифрат ярдәмчел, аралашучан кеше дә. Һөнәребездә иң-иң мөһиме – шат “Мяу!” һәм “Һау!” тавышлары, сөенеп койрык болгаулар. Димәк, малкай тернәкләнүгә таба бара, аның бер җире дә авыртмый-сызланмый. Менә шуның өчен эшлибез дә инде!

Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас