Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов, авыл хуҗалыгы бүлеге белечләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары, техника һәм агрохимик препаратлар белән тәэмин итү оешмалары белгечләре, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы студентларны катнашты. Тәүдә язгы басу эшләрендә катнашачак техника төрләре һәм агрегатлар белән таныштылар, авыл эшчәннәренең хезмәтен җиңеләйтү генә түгел, күпкә нәтиҗәлерәк итүче техника һәм аларга тагылламалар турында җитекле мәгълүматлар алдылар. Артабан җәмыятьнең ындыр табагында үсентеләрне һәм туфракны эшкәртү, ашлау препаратлары белән эшкәртү үзенчәлекләрен күзәттеләр, эшнең эффектлылыгының тикшерү ысулларын өйрәнделәр. (Семинар барышы турында җентекле мәгълүматны “Игенче” гәзите битләрендә укырсыз).