ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
22 Мая , 10:05

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

Күркәм традиция буенча, ел саен яз җитү белән чәчү башлангач  мәдәният йортлары һәм авылларның сәхнә осталары аграр тармак хезмәтчәннәре өчен концерт программалары әзерләп, җырлы-моңлы чыгышлары белән басу батырлары янына бара.

Басу батырларына җырлы-моңлы сәламБасу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

 Басуларда эшләүче батырларның көндезге аш вакытында район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын җыр бүләк итү буенча эшчәнлекне быел да  дәвам итә. Эссе  май  кояшы астында эшләүче механизаторларның күңелләрен күтәреп, алга таба тагында тырышыбрак эшләр өчен көч бирә  Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы. “Бодайны 900 гектар мәйданда чәчеп бетердек, арпа –  900га , бер еллык үләннәр – 1280 га, көнбагыш – 400 га, кукуруз – 280 гектарда чәчелде. Егетләр ал-ял белми басуда тир түгә. Бүген салган тырышлыгыбызга иртәгәге уңышыбыз бәйле. Шуңа чәчү кампаниясенең һәр минуты кадерле”, – ди “Алга” авыл хуҗалыгы коперативы идарәсе  рәисе Фәнис Радик улы  Маннанов. Хәерле сәгатьләрдә язгы басу эшләрен тәмамлап, чәчелгән мәйданнардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас