

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, күренекле якташыбыз, РФ президенты киңәшчесе Ришат Нурахман улы Халиков,башка кунаклар катнашты. Иң тәүдә хуҗалык рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов хезмәт ияләрен бәйрәм белән тәбрикләде, башкарылганнарны барлады һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшчрды. Хакимият башлыгы да районның йөзек кашына торышлы геройлылсрның тырыш хезмәтен мактап телгә алды, бәйрәм белән тәбрикләде һәм берничә хезмәт батырына Почет грамоталары, Рәхмәт хстлары тапшырды. Калган кунаклар да ихлас тәбрик сүзләрен, изге теләкләр юллады. Хезмәт ияләренең бәйрәмен популяр сәхнә йолдызы Илсөя Бәдретдинова һәм аның иҗат төркеме бизәде. Халык уеннары, спорт ярышлары, милли көрәш, төрле аттракционнар, сәүдә рәтләре көн буена күңел ачарга мөмкинлек бирде. ( Бу турыда тулырак "Игенче" гәзитендә укырсыз.)