

Әлеге бәйгедә җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятеннән Алмаз Хәдит улы Сираев, “Герой” кооператив-колхозыннан Рәшит Әхнәф улы Якупов, “Победа” хуҗалыгыннан Булат Рөстәм улы Зәйнетдинов, “Үзәк” МТСыннан Данил Риф улы Садриев, Ленин исемендәге кооператив-колхоздан Денис Шамил улы Шаһиҗанов, “Алга” кооперативыннан Илдар Әнис улы Йосыпов, “Заря” хуҗалыгыннан Айнур Рабис улы Раянов, “Байбулат” җәмгыятеннән Фәнәвил Мәхмүт улы Миңнеханов, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятеннән Азат Фәгыйть улы Казыйханов, халкыбызның “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз” дигән мәкален эшләре белән аклап, күз ачып йомган арада диярлек тугарылган атларны җигеп, җилнең үзе белән ярышкандай, санаулы минут-секундлар эчендә ярыш мәйданын урап та чыктылар. Бәйгечеләр арасыннан финиш сызыгын иң беренче булып "Победа"дан Булат Зәйнетдинов үтте. Җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы кооперативы" җәмгыятеннән Азат Казыйханов финишка икенче булып килде. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятеннән Алмаз Сираев җиңүле урыннарны яулаучыларның өченчесе булды. Үз хуҗалыкларының данын яклаган бу урта звено җитәкчеләре тармакта зур хезмәт тәҗрибәсенә ияләр, арада бригадирлар ярышында да беренче ел гына катнашмаганнары бар. Бәйгечеләрнең һәркайсы һич сынатырга теләмәде, җиңүчеләрдән бик азга гына калыштылар.