ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
6 Июня , 15:37

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...

Ир-егет һәм ат элек-электән бер-берсеннән аерып алгысыз төшенчәләр булган.

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...

Юкка гына: “Атның даны – егет кулында, ә егет даны – кыюлыгында”, — дип әйтелми бит. Хәзер инде техника заманы булса да, авыл тормышы һәм җир кешесенең гомерлек юлдашы булган атларның бәһа-дәрәҗәләре кимеми, киресенчә, арта гына бара кебек. Күләмле, зур эшләр башкарганда заманча техника, катлаулы агрегатлар кулланылса, кооператив-җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда техника куәтен таләп итми хезмәтне башкарганда ат көче бәһалап бетергесез ярдәм булып тора. Ягулык-майлау материалларына хаклар даими артып торган заманда ат көчен куллану матди яктан отышлырактыр да әле бәлки, исәпләп караганда. Районыбыз җирлегендә бу малларны карау-тәрбияләүнең, тугару-җигүнең серләрен белеп башкарган ир-егетләрнең байтак булуы сөендерә. Быелгы сабантуйда үткәрелгән ат җигү бәйгесендә дә дистәдән артык райондашыбыз катнашып, үзләрен сынап карады. Алай гына да түгел, бу уңганнар арасында гүзәл зат булуы да сокландырды. Быелгы бәйгедә "Победа" хуҗалыгыннан Булат Зәйнетдиновка тиңләшүче булмады. Әйткәндәй, бригадирлар бәйгесендә дә призлы икенче урынны яулаган бу ир-егеткә авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә уңыш икенче тапкыр елмайды. Ә инде аның хезмәттәше,  бригадирлары бәйгесенең  җиңүчесе булып танылган “Заря” хуҗалыгы вәкиле Айнур Раянов икенче урынны яулады. Жаваплылыгы чикләнгән "Базы"  авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте  данын яклап бәйгедә катнашкан Динар Мусин призлы өченче урынны яулауга иреште. Алар бу чын ир-егетләр бәйгесенең кыйммәтләре бүләкләренә ия булдылар.

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә әз...
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас