

Бу юлы да саву аппаратын сүтеп-җыючы уңганнар арасында беренчелек өчен кызу ярыш барды. Үзен сынап карарга алынган хезмәткәрләрнең һәркайсы мөмкин кадәр әзрәк вакыт дәвамында саву аппаратын билгеләнгән тәртиптә сүтеп-җыярга омтылды. Читтән карап торганда гына җиңел тоелган, гамәлдә исә зур осталык, җитезлек таләп иткән бу бәйгегә хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә кушылды. Әлеге ярышларда озак еллар дәвамында катнашкан тәҗрибәле бәйгечеләр катнашты. Тәҗрибәле һөнәр ияләренең кулларында саву аппараты бик тиз сүтелеп-җыелды, эш тәмамлангач, ярышка хөкемдарлык итүче судьялар аны җентекләп карап кабул итте. Бәйгегә йомгак ясаганда тизлек кенә түгел, төгәллек, һәр детальнең тиешле тәртиптә урнаштырыла баруына игътибар аеруча зур булды. Чөнки җиңүчене ачыклаганда кечкенә генә төгәлсезлек тә гомум балларны түбәнәйтергә, призлы урыннар бүленешен үзгәртергә мөмкин бит. Бу юлы да төп ярыш байтак еллар дәвамында шушы уңганнар бәйгесендә катнашып, җиңүче исеменә лаек булган районның иң тәҗрибәле һөнәр ияләре арасында барды. Елның-елында көтеп алган бу һөнәри тәҗрибә һәм уңганлык-җитезлек бәйгесе быел да аларга җиңү сөенечен бүләк итеп, күп еллык традицияне дәвам итте. Үз эшләренең осталары ярышында быелгы сабантуйда җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең данын яклаган Рәүф Гомәровка тиңләшүче булмады. "Заря" хуҗалыгыннан Регина Хәсәнова икенче призлы урынны яулады. "Юлдаш" җәмгыятеннән Гөлназ Гомәрова өченче призлы урынга чыкты. Авыл уңганнарына тапшырылган истәлекле бүләкләр – көнкүреш техникасы – алар башкарган җиңел булмаган хезмәткә лаеклы бәһа булып, үзләрен генә түгел, гаилә әгъзаларын да сөендерсен иде. Ә без исә үз чиратыбызда җиңүчеләр өчен ихлас сөенеп, бу уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы елларда да алар белән шушы шатлыклы бәйрәмдә, шушы урында оештырылган бәйгедә янә дә очрашырбыз, дип өметләнебез. Чөнки тәҗрибәле, еллар дәвамында игелекле, тырыш хезмәтләре белән танылган уңганнар – районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы горурлыгы, аның үсешен тәэмин итүче төп көче, аның нигезе һәм ныклы таянычы.