

Бу уникаль чарада безнең район делегациясе дә катнашты. Семинарда катнашучыларны БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов сәламләде. Ведомство башлыгы урып-җыю кампаниясенә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, бүген төп бурыч – уңышны югалтуларсыз җыеп алу гына түгел, ә, һәр фермер үзен үз җирендә хуҗа итеп хис итсен өчен, территорияләрне тотрыклы үстерүгә нигез салу. “Басу көне”нең форматына килгәндә, министр аның үзенчәлегенә басым ясады: аграр университет базасындагы мәйданчыкта фән, мәгариф һәм реаль җитештерү берләшә. Монда туфракны көздән әзерләүдән алып чәчүгә, вегетациягә һәм урып-җыюга кадәр барлык этапларда профильле компанияләр белән берлектә студентлар, аспирантлар һәм укытучылар эшли. Бу көнне республика аграрийлары делегациясе авыл хуҗалыгы министры җитәкчелегендә тәҗрибә мәйданчыкларында булды. Бу күзәтү экскурсиясе генә түгел иде – биредә һәр гектар тере лаборатория кебек эшли, анда фән практика белән очраша, ә галимнәр җитештерүчеләр белән бергә уртак хезмәт нәтиҗәләре белән уртаклаша. Катнашучыларда техника, үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар, запас частьләр һәм агрегатлар күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Форум программасы бик бай булды. Кунакларны трактор-шоу, дроннар ярышы, сөрү буенча бәйге, иң яхшы агрономны ачыклау конкурсы, заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе һәм авыл хуҗалыгы культураларының тәҗрибә чәчүлекләре көтә иде. Чара ачык һавада узды һәм гадәттәгечә республикада урып-җыю кампаниясе башлануга старт бирде. Күргәзмәдә 130дан артык компания катнашты. Алар авыл хуҗалыгы техникасын, үсемлекләрне саклау чараларын, ашламалар һәм агрохимия продукциясен тәкъдим итте. Барлыгы 140тан артык Русия һәм чит ил авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән Башкортстанда җитештерелгән машиналар күрсәтелде. Белгечләр өчен тест-драйв та оештырылды. 70 гектар мәйданда 300дән артык авыл хуҗалыгы культурасының сортлары һәм гибридлары, шулай ук ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары буенча тәҗрибәләр тәкъдим ителгән иде. Эшлекле программа кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, очрашулар һәм мөһим килешүләр имзалау булды. Чарада тантаналы бүләкләүләр белән үрелеп барды. Безнең районыбыздан Вадим Васильевич Соколов җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте 2025 ел йомгаклары буенча Русиядә иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыкларның берсе дип танылды. Ул җитәкченең һәм хезмәт ияләренең илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләрен лаеклы тану булды. Муниципаль район хакимиятенең мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Рөстәм Илдар улы Сәитов авыл хуҗалыгы буенча консультацияләр бирүне үстерүгә керткән өлеше өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!