ИГЕНЧЕ
+20 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
22 Июля , 12:03

Хәерле сәгатьтә!

Район хуҗалыкларында бөртекле культуралар урагы башланды.

Хәерле сәгатьтә!Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!

Чәршәмбе, 22 июльдә җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсе игенчеләре Җәмәй һәм Каргалы авыллары арасындагы уҗым бодаен турыга суктыруга керештеләр. Басу өстендә техника гөрелтесе, кемузардан ярышып комбайнчылар һәм автомашина йөртүчеләрнең дәртләнеп эшләве үстерелгән игеннәрне тиз арада югалтуларсыз җыеп алуга өмет уята. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов белән авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айгөл Азат кызы Мөхәммәдиева хуҗалык уңганнарына фатиха сүзләрен җиткереп, уңышлар теләде. Алар биредәге баш белгечләр, механизаторлар белән дә аралашты, изге киңәшләр җиткерде. (Тулырак язма "Игенче" гәзитенең алдагы атнадагы санында дөнья күрәчәк).

Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас