ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
6 Августа , 12:47

Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре

Әлеге вакытта авыл хуҗалыгындагы иң мөһим кампаниянең берсе булган бөртекле культураларны урып-җыюның иң кызган чагы дәвам итә.

Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләреБасу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре
Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре

Аның ничек узуына хуҗалыкларның гына түгел, ә тулаем район, республиканың иминлеге дә бәйле. Бу мизгелнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә яхшыаңлый. Күркәм традиция буенча, һәр елны район һәм авыл мәдәният йортларының агитбридага әгъзалары механизаторлар эшләгән басуларга барып, алар алдында чыгыш ясый. Күптән түгел Рәҗәп һәм Иске Сөрмәт авыллары мәдәният йортлары агитбригадалары бергә, урак барышына үз көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә тырышып һәм кыр эшчәннәренең күңелен күтәрү өчен механизаторлар өчен күчмә чыгыш оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте басуында булдылар. Иҗат коллективы төшке аш вакытында чыгыш ясады. Концерт барышында аны алып баручы Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты мөдире Рузилә Нәфыйкова механизаторларга авыр, ләкин игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде, хезмәттәшләре белән бергә дәртле, тырыш хезмәткә рухландыручы җырлар да яңгыратты. Билгеле булуынча, кеше икмәк белән генә яшәми, аңа җыр-моң да кирәк, чөнки ул кәефне күтәрә, җанны җылыта һәм эшкә рухландыра. Урып-җыю чорында агитбригада механизаторлар алдында зур булмаган, әмма шул ук вакытта бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясарга тырышты, чөнки бу чорда аяз көннең һәр сәгать-минуты кадерле.

Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре
Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре
Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре
Басу эшчәннәренә – мәдәни ял мизгелләре
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас