ИГЕНЧЕ
-2 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
17 Августа , 06:05

Тырыш игенчеләрнең күңелләрен күтәреп

Район мәдәният йортының иҗат коллективы Иске Калмаш авылына җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы преприятиесе җәмгыятенең басу хезмәтчәннәренә күчмә концерт белән чыкты. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Тырыш игенчеләрнең күңелләрен күтәрепТырыш игенчеләрнең күңелләрен күтәреп
Тырыш игенчеләрнең күңелләрен күтәреп

Мәдәни чара төшке аш вакытында  басу өстендә  үтте һәм  рып-җыю эшләрендә тир түгеп хезмәт салучылар  өчен чагу бүләк булды. Гадәттәгечә сәхнә урынына – иксез-чиксез басулар, тамаша залы урынына – авыр хезмәттән арыган, ләкин рәхмәтле игенчеләр. Нәкъ менә шундый мохиттә сәнгать аеруча җылы һәм ихлас яңгырый. Концерт программасы халык һәм эстрада җырлары, дәртле халык биюләре, бер урында гына утырып булмый торган дәртле баян көйләреннән  гыйбарәт иде. Игенчеләр һәр номерны кайнар алкышлар һәм ихлас елмаюлар белән каршы алдылар. Күпләр өчен бу зур булмаган концерт урып-җыюның иң кызган вакытында чын илһам чыганагы булды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас