+17 °С
Облачно


Иске Бәшир мәдәният йортының «Туган як күге астында» агитбригадасы чыгышы басу хезмәтчәннәре өчен чын бүләк булды. Ачык һавада, очсыз-кырыйсыз алтын кырлар һәм офык артына китеп барган кояш фонында чагу күренеш башланды. Артистлар кече Ватаныбызның матурлыгын данлап җырладылар, биеделәр һәм сәхнәләштерелгән өзекләр уйнадылар. Әлеге чарада механизаторларга багышлап бик күп җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.