

Әлеге культураны башлыча Имәнлекул, Рапат һәм Юмаш бүлекчәләрендә – товарлыклы-сөтчелек комплекслары булган урыннарда игәләр. 14 сентябрьгә мәгълүматлар буенча Имәнлекул төбәгендә бу культураны тулысынча җыеп базлап та куйганнар. Иртәгәсенә комбайннар һәм барлык ташучы техника Рапат бүлекчәсендә эшкә кереште.
Без исә Юмаш бүлекчәсендә эшләр барышы белән таныштык. Бүлекчә агрономы Салават Нәҗип улы Ногманов белән авылның көнбатыш өлешендәге кукуруз басуында әңгәмәләшеп тордык. Тирә-якта –кемузардан ярышып эшләүче ургыч комбайннар, төрле маркалы тракторлар, автомашиналарның дәртле гөрелтесе.
–Көннәр коры торганда мөмкин кадәр күбрәк эшләп калырга тырышабыз. Егетләр һәммәсе дә эшкә дип җиң сызганган, үзләреннән таләп ителгәнне яхшы беләләр. Беркетелгән техниканы алдан яхшылап карап-көйләп куйганлыктан, аларның төзексезлеге аркасында эшнең тоткарланып тору очраклары юк. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек, басуга алып килеп тукландыру оештырылган.
–“Крона” маркалы ургыч комбайнны хезмәтләндерүче яшь механизатор Азамат Зариповның уңганлыгына сокланырлык. Уфада автотранспорт көллиятендә белем алган егет бер ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң тәүдә хуҗалык автосервисында эшләп алган. Быел әнә куәтле техниканы авызлыклаган. Эшкә кулы ятып торуы күзгә бәрелә: тигез ритм белән урып, югалтуларга юл куймыйча төяп озата тора. Тәҗрибәле механизатор Урал Гарифуллин исә “Гомсельмаш” комбайнын иярләгән. Икесенең дә сокландыргыч күрсәткечләргә ия булуын горурланып телгә алды агроном.
Төрле маркалы тракторлар, автомашиналарга идарә итүче Радим Халиков, Роберт Гатауллин, Фәндүс Тангатаров, Александр Степанов, Ильяс Мансуровны янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек. Аларның һәркайсы көненә дистәләгән рейслар ясап, яшел массаны тыгызлап базлау урыннарына ташып тора.
Булдыклы ир-егетләр хезмәт күрсәткечләрен көннән-көн артырырга тырыша. Югарыда телгә алынган Урал Гарифуллин базлау урынына барлыгы 6280,70 тонна сусыл яшел масса туратып озатса, яшь коллегасы Азамат Зариповның күрсәткече 5504,8 тонна тәшкил итә. Бу саннарның көнләп түгел, сәгатьләп арта баруы сөендерә – димәк, хуҗалык маллары алдында югары сыйфатлы азык өзелмәячәк, ә сөт савып алу һәм ит җитештерү даими үсешә барачак.