+28 °С
Болытлы
Рәҗәп урта мәктәбенең укытучылары, пешекчеләре, укучылары әлеге флешмобка бик теләп кушылдылар. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланган. Мәктәп пешекчесе укучылар өчен татар милли ризыгы – чәк-чәк әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде. “Безнең ихлас күңелдән әзерләгән чәк-чәкләр чираттагы гуманитар йөк белән алгы сызыкка китәчәк. Бу якташ яугирләребезнең хезмәте һәм Ватаныбызны саклаулары өчен рәхмәт йөзеннән эшләнде. Без яклаучыларыбыз белән горурланабыз һәм һәрчак аларга ярдәм итәргә әзер”, – диләр әлеге флешмобта катнашучылар.