Хәрби бурычларын намус белән үтәп, гомерләрен кызганмыйча илебез мәнфәгатьләрен яклаган яугир якташларыбызның туган якларына исән-имин әйләнеп кайту теләге белән һәрберебез янып яши. Анда, алгы сызыкта, аларга безнең ярдәм һәм игътибар бик мөһим.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективы чираттагы тапкыр изге эшкә үз өлешен кертергә булды. Шушы көннәрдә алар коллектив белән бердәмләшеп, яугир егетләребезгә тушёнка әзерләде. Аны әзерләү фикерен мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов тәкъдим итте һәм укытучылар бу изге эшне хуплап, ризалыгын белдерделәр. Тиз арада ит сатып алу өчен акча җыеп, 25 килограммга якын ит сатып алынды һәм эш кайный да башлады.
Тушёнканы ашханәдә тикшерелгән рецепт буенча әзерләделәр. Укучылар да банкаларга этикеткалар ябештереп, бу изге эшкә үз өлешләрен кертте.
Әзер тушёнка якын арада районыбызның М.Шәйморатов исемендәге гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырылачак. Мәктәп директоры бердәм эштән читтә калмаган изге йөрәкле барлык укытучылар һәм укучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.