-8 °С
Болытлы
Анда район профилактика системасы органнары вәкилләре катнашты. Гаиләләр белән эшләү өчен җаваплы булган Гаилә хезмәте белгечләре гаиләләр турында мәгълүмати белешмәләр бирделәр. Ведомствоара эшче төркеме карары белән 2 гаилә социаль ярдәмгә мохтаҗ дип танылды, 31 гаиләгә карата социаль ярдәмне озайту турында карар кабул ителде, 4 гаилә уңай динамика белән социаль ярдәмнән алынды. Утырыш барышында төп проблемалар, гаиләләр белән эшләүнең максатлары билгеләнде, социаль ярдәм программалары расланды. Бүгенге көндә социаль ярдәм чикләрендә гаиләләр белән эшләү өчен җаваплы белгечләр балигъ булмаган балалары булган 74 гаиләгә ярдәм күрсәтә.